Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең Кырлайга сәяхәтебез

Габдулла Тукайны һәммә кеше белә. Аның күп кенә әкиятләрен тыңлап, җырларын җырлап, һәр яңа буын үсә. Шундый талант иясе булырга, һичшиксез, кечкенә Апушны туган җире - Арча районы Кушлавыч авылы һәм дә дөньяга күзе ачылган җир - кырлай этәргәндер. Нинди икән соң ул бөек шагыйребез яшәгән, ятимлекнең ачысын да, төчесен...

Без, Питрәч 2 нче урта мәктәбенең 6 б сыйныфы укучылары, сыйныф җитәкчебез Елена Николаевна Галәветдинова, укытучыбыз Римма Александровна Дәминова белән автобуска төялешеп, юлга кузгалдык. Шоферыбыз Шәүкәт абый безне бик ипләп, җайлап кына, ике сәгать эчендә Кырлайга алып килеп тә җиткерде.
Шундый матур язгы көн! Бөтен табигать яшеллеккә күмелгән! Безне кунакчыл Кырлай авылы, Тукай музее каршы алды. Без шушы минутларда Тукай яшәгән урында, ул йөргән җирләрдә басып торуыбызга бик шат идек. Безнең күңелләребездә үзенә күрә бер горурлык хисләре кабынып китте.
Бу көнне музейда шагыйрьнең Туган көне билгеләп үтелде. Безне иң элек "Шүрәле" кафесында кунак иттеләр. Аннан соң бергәләшеп Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән әкият аллесы буйлап барып, музей эченә үттек. Анда экскурсовод Сөмбел апа безгә һәр зал саен, экспонатларга күрсәтеп, бәйнә-бәйнә Тукайның тормышы һәм иҗат юлы турында сөйләде. Монда без шагыйрьнең Кырлайда яшәгән чоры белән генә түгел, ә аның тулы тормыш юлы белән таныштык. Экскурсовод бездән дә Тукай турында белемнәребезне белү өчен сорауларын биреп, аның шигырьләрен сөйләттерде. Тукайның "Туган авыл"ын, "Карлыгач"ын, Пар ат"ын, "Шүрәле"сен, "Су анасы"н матур итеп сөйләп, "Туган тел"ен аһәңле итеп җырлап та күрсәттек.
Без Тукай турында яңа мәгълүматлар белдек. Минем өчен Тукайның ничек "Апуш" псевдонимы алуы турында белү кызык булды. Баксаң, ул Александр Пушкин белән бәйле икән!..
Һәр зал үзенчә бер дөнья, үзенчә бер манзара! Музейның икенче катында Россиякүләм "Сөйкемле шүрәле" конкурсы экспонатлары күргәзмәсе оештырылган. Ул күргәзмәдә алтын куллы балаларның Тукай әсәрләре буенча хезмәтләре куелган. Без анда дустыбыз, Питрәч 1 нче мәктәбе укучысы Эльвира Галәветдинованың Г.Тукайның "Кызыклы шәкерт" шигыре буенча агачка яндырып ясалган кул эшләнмәсен күреп тә сөендек.
Музейның кечкенә генә сувенирлар кибете дә бар. Аннан чыкканда без төрле истәлекле сувенирлар, Тукай сурәте төшерелгән футболкалар, бейсболкалар һәм китаплар сатып алдык.
Музейның аргы ягында данлыклы Ия елгасы ага. Ә аның ярларына агачтан ясалган шүрәле сыннары урнаштырылган. Бу урыннарда үзеңне чыннан да Тукай әкиятләрендәгедәй хис итәсең: агач Шүрәле телгә килеп: "Әйдә, кети-кети уйныйбыз!" - дияр төсле, ә Ия елгасы басмасында Су анасы безне күзәтеп утыра кебек.
Кырлай авылының тагын бер горурлыгы - Сәгъди абый йорты.
Җыйнак кына, биш тәрәзәле авыл йорты, чирәм түшәлгән ишегалдында сиртмәле кое, салам түбәле абзар-кура безгә моннан 100-120 ел элекке авыл тормышын күз алдына китерә. Без монда бәләкәй Апуш яшәгән тормышө-көнкүреш белән таныштык. Барысы да шундый гади, шундый пөхтә һәм матур. Мондагы кашага-пәрдәләр, өстәл, савыт-сабалар, бишек - барысы да безгә нәни Апушның тормышын күзалларга ярдәм итте.Сәгъди абый йортының абзар артындагы бәрәңге бакчасына чыккач, без бер мәлгә тынып калгандай булдык... Шушында безнең күз алдыбызга "Исемдә калганнар"ын күз алдына китердек. Бакча ызанына утыртылган нарат инде бик биек булып үскән. Ул безгә Тукай турында сөйләргә теләгәндәй карт ботакларын җилдә тибрәтеп алды. Әйе, ул безгә Тукайның балачагы турында бик күп нәрсәләр сөйли алыр иде, чөнки ул шагыйрьнең бәләкәй чагының бер шаһиты. Безгә Г.Тукайның барлык әсәрләренең геройлары да шушы Кырлай авылында яшәгәндер кебек тоела. Монда Кызыклы шәкерт - Акбай - уйнап үскән киң болыннар да, Шүрәле яши торган кара урманнар да, Су анасы патшалык иткән Ия суы - барысы да бар.

Рәсемдә: Тукай музеенда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса