Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Безнең кыйблабыз – оперативлык”

- Халыкка мөмкин кадәр күбрәк ярдәм күрсәтү, җинаятьләрне киметү, гражданнар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау, кайгырту - безнең төп бурычыбыз. Узган елда коллектив бар көчен шушы бурычларны хәл итүгә юнәлтте, - дип билгеләп үтте район эчке эшләр бүлеге башлыгы Рөстәм ИБРАҺИМОВ хәбәрчебез Фәния Михеевага биргән интервьюсында.


- Рөстәм Ринатович, сүзне саннардан башлыйк. Узган елгы эшчәнлеккә анык күрсәткечләрне әйтеп китә алмассызмы?
- Җинаятьләр 84 процентка җитте. Күрше районнар белән чагыштырганда, бу шактый яхшы күрсәткеч. 2014 елда 395 вакыйга теркәлде, 2013 ел белән чагыштырганда бу 81 берәмлеккә күбрәк. Һәр дүртенче җинаять авыр җинаятьләр категориясенә керә. Иң күп җинаятьләр - Питрәч (87), Богородск (60), Шәле (46) авыл җирлекләренә туры килә. Күргәнегезчә, эре торак пунктлар болар. Урлаулар аеруча да күп (136). Аларны ачу 60 процент тәшкил итә. Тулаем, ел дәвамында кизү тору часте пультына 5200 хәбәр килде. Көнгә уртача 15-16 хәбәр инде бу. Яңа ел көннәрендә мөрәҗәгать итүчеләр саны 40ка җитте.
- Хезмәткәрләрнең эш графигы бик киеренкедер, шулаймы?
- Әйе. Эш киеренке һәм зур тырышлык, җаваплылык таләп итә. Белүегезчә, районда ел әйләнәсе халык күп катнашкан чаралар үтә. Мәсәлән, Сабантуй, слет һәм башкалар. Алар барысы да гадәттән тыш хәлләрсез, тыныч үтте. Әлбәттә, бу авыл җирлекләре, ирекле халык дружиналары белән көйле эшләү нәтиҗәсе дә. Сүз уңаеннан, бездә халык дружиналары бәйрәмнәрдә генә түгел, һәркөнне актив эшли. Көн саен кичен 2-4 кеше урамнарга тәртип сакларга чыга. Эш көннәрендә имин булмаган гаилә балалары, ялгыз әбиләр, пенсионерлар, төрле учетларда торучы затлар, тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләр янына барабыз. Бу эштә мәктәпкәчә балалар учреждениеләре актив катнаша - "Кыңгыраучык" (Елена Шиһабетдинова, "Айгөл" (Ольга Маева), "Каенкай" (Наталья Матросова), район газ хезмәте (Рамил Зәйнуллин).
- Сезнеңчә кайчы бүлекчәләр аеруча нәтиҗәлерәк эшләде? Кайсы хезмәткәрләрне аерым билгеләп үтәр идегез?
- Бу очракта сорау алу, тикшерү бүлеге, ЮХИДИны билгеләп үтәр идем. Балигъ булмаганнар эшләре бүлегенең дә күрсәткечләре начар түгел. Хезмәткәрләрдән тикшерү бүлегеннән Руслан Сабирҗанов, Александр Родионовны, сорау алу бүлегеннән Анна Меркулованы, Елена Феопентованы, балигъ булмаганнар эшләре бүлегеннән Анна Малова, Анна Романованы, участковыйлар арасыннан Руслан Хәбибуллинны, ЮХИДИ инспекторы Раил Исламовны атап үтәр идем. Сүз уңаеннан, ул республикада һөнәре буенча иң яхшысы дип танылды.
- Рөстәм Ринатович, яшүсмерләр арасында җинаятьләр дә актуаль кала...
- Узган елда ул 15тән 11гә калды. Шулай да тулаем район буенча төрле хокук бозулар кылган өчен 40 балигъ булмаган яшүсмер учетта тора. Алар арасында имин булмаган гаилә балалары да бар. Мисал өчен, исерек яшүсмерләр дә эләгә. Монда ата-аналар һәм җәмәгатьчелеккә уйланырлык нәрсәләр бар.
- Питрәчлеләр күбрәк нәрсәдән зарлана, нәрсә турында хәбәр итәләр?
- Күпчелек хәбәрләр юл-транспорт вакыйгалары турында (20-30 процент). Кызганыч, узган елда бу планда эш яхшылардан булмады. Ел башында да мондый күңелсез вакыйгалар килеп чыкты. Тагын гаилә-көнкүреш, йорттагыларның үзара ызгышулары, шулай ук хулиганлык турында хәбәрләр дә еш килә.
- Оператив хәлгә бәйле кайсы моментлар аеруча борчу тудыра?
- Гражданнар һәм җитәкчеләрнең битарафлыгы борчый. Техникаларын - кырда, велосипедларын подъездларда калдыралар, яки матди кыйммәтләрен караучысыз калдыралар. Аннан соң "эзләп табыгыз" дип гариза язалар. Әлбәттә, без аларны табу өчен бөтен көчебезне куябыз. Халык игътибарлырак булса һәм үз милкенә җаваплы караса, мондый хәлгә юлыкмас иде алар.
Тагын бер актуаль проблема безне нык борчый: исерек кешеләр кылган җинаятьләр саны арта (20 процентка): 3 үтерү очрагы, кеше сәламәтлегенә авыр зыян китергән 5 җинаять, 42 урлау очрагы. Шул уңайдан быел ялган аракы сатуга катгый контроль булачак. Барлык сату урыннарын да тикшерәчәкбез.
- Эшегезнең төп кыйбласы нинди?
- Беренче чиратта, оперативлылык. Җинаять тиз арада ачылсын, кешеләргә ярдәм итү өчен кирәк. Һәр вакыйга кеше язмышы белән бәйле бит.
- Биш баллы система буенча, тулаем бүлек эшен ничек бәяләр идегез?
- Канәгатьләнерлек. Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге дә эшебезне шулай ук бәяләде. Безнең категориядәге 19 бүлек арасында без нәтиҗәлелек буенча 7 нче урында. Безнең өчен иң мөһиме - кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк ярдәм итү, җинаятьләрне киметү.


Иң киң таралган җинаятьләр - урлаулар. Аларның күбесе Питрәч авыл җирлегенә туры килә - 41 очрак. Шигали авыл җирлегендә - 25. Урлаулар буенча җинаятьләр ачылышы 59 процент тәшкил итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питреч, полиция, оперативлык