Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең Үлмәс апабызга тиңнәр юк

Әниебез кебек якын күрүче кешебез Үлмәсбикә апа турында язып үтәсем килә. Бу дөньяда аның кебк олы йөрәкле, киң күңелле кешеләр сирәктер.

Мин  үземне иң бәхетле, иң бай кеше дип саныйм, чөнки  әти-әнием безне бу дөньяга сау-сәламәт итеп тудырган, киң күңелле, тату, туганнар белән зур гаиләдә яшәргә өйрәткән. Алар безгә  тормышта  намуслы яшәргә, тырыш, кешелекле булырга, бер-береңә шатлыкта да, авыр чакта да булышырга өйрәтеп калдырды. Дөресен генә әйткәндә, тормыш авырлыкларына бирешмәскә, һәрчак кеше булып  калырга кирәк.
Без авыл кешеләре кечкенәдән яланаяк, урамда уйнап, ямьле Үшнә елгасында су коенып, бәрәңге-яшелчә бакчасында эшләп, печән өсләрендә рәхәтләнеп шау-гөр килеп чыныгып үскән балалар бит. Без гаиләдә алты бала. Әниебез Зәкия – зәп-зәңгәр күзле, сылу, гүзәл, чаян, горур, нәфис буйлы булган. Хәзер  дә аның турында шулай искә алалар. Әтиегез Вакыйф гармунчы,  әниегез  җырчы иде, алар бик тату гаилә иде диләр. Өч кыз, өч малай шул тату, эшчән гаиләдә тәгәрәшеп гөрләп үстек. Әти-әниебез тырыш булганга күрә, йорт-җирләребез дә әллә каян балкып, матур булып күренеп тора иде.
Ә бүген  гаиләбезнең иң беренче баласы, апабыз Үлмәсбикә апа турында язып үтәсем килә.
Үлмәс апа безнең барыбыз өчен дә икенче әниебез кебек.  Чәнки безнең әти-әниебез яшьли үлделәр, әнигә 48 генә яшь иде. Ул вакытта төпчек сеңлебезгә бары тик 12 яшь, иң олысы Үлмәс апаның  ике кызы бар иде. Ул үзе дә 24 яшендә ике бала белән тол калды. Олы кызы Лилиягә өч яшь, ә икенче кызы Ленага  өч ай гына иде. Аның әле без, энеләре-сеңелләре биш бала бар бит. Ничек кенә авыр булмасын безне ташламады, чит итмәде, ә киресенчә үз кочагына алды. Без аңа  мең-мең рәхмәтле бу көндә. Ул безнең өчен әти дә, әни дә, апа да, иптәш тә.
Бер генә мәҗлес тә аннан башка узмый, ул безгә һәрвакыт үрнәк. Кайчан килсәң дә, кайчан кайтсаң да аның ишеге ачык, күңеле киң.  Яшьли ирсез калса да, кешедән ким-хур яшәмәде, тырышты, ул һәрчак алда булды. Ул эшли дә, яши дә, ял итә дә белә. Безне дә шулай  яшәргә өйрәтте. Үлмәс апабыз кебек кеше якын тирәдә дә юктыр ул, дип горурланып әйтә алам. Ул үзе җитез, киң күңелле, юмарт, кешелекле, бик белемле кеше, матур җырлый, мәзәк сөйләргә хирыс. Аның белән  һәртөрле темага сөйләшеп була. Хәзерге көндә  ул лаеклы ялда.
Апамның  дүрт оныгы да, кызлары да  уңган-булган, алар аның йөзенә тап төшермәделәр. Ике кызы да белемле, ике институт тәмамладылар. Олы кызы Казанда гаиләсе белән яши, ул зур автомобиль оешмасында диспетчер-менеджер булып эшли, мактау грамоталарына лаек. Ә кече кызы Лена гаиләсе -  тормыш иптәше Рамил, уллары Булат һәм кызлары Камилә белән   Ленино-Кокушкино авылында гомер итә. Лена хәзерге көндә  Казандагы мәктәп-гимназиядә тарих укытучысы булып эшли.
Апабыз пенсиядә булса да тик утырмый, оныклары белән шашка, шахмат уйнарга ярата, төрле тарихи җирләргә экскурсияләргә йөри, күп укый. Район газетасына еш кына  авылдашлары турында мәкаләләр җибәрә, гомумән ул бик кызыксынучан кеше. Мин апаемны  җир йөзендәге якты кояш, һава һәм су белән  чагыштырыр идем.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса