Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Безнең мәктәп һәрвакыт яшь булып калачак”

Колай мәктәбе 140 еллык юбилее уңаеннан кунаклар кабул итте. Юбилей – ул узган гомернең бер чорына нәтиҗә ясау. Без бу истәлекле көнгә тырышып әзерләндек, концерт номерлары, котлаулар әзерләдек һәм бәйрәмебез бик күркәм, матур үтте.

Шулкадәр дустанә мохит, мәктәбебезне тәмамлаучыларның фотосурәтләре урнаштырылган плакатлар, ветеран укытучылар белән җылы очрашу, аларның якты истәлекләре һәм яшь укытучыларга ихлас теләкләре, киңәшләре беркемне дә битараф калдырмады бу көнне. Безнең мәктәптә озак еллар хезмәт куйган тәҗрибәле педагоглар – ветеран укытучылар - Н.А.Королева һәм М.Г.Иванованы, элеккеге директор һәм телләр белгече буенча укытучы – В.С.Володинаны, язучы, мәктәп музее җитәкчесе һәм физкультура укытучысы В.А.Сергеевны көчле алкышлар белән хөрмәтләделәр.
Җыелганнар мәктәп тарихы һәм аңа нигез салучы Николай Боков тормышы турында мультимедия презентациясен шулкадәр мавыгып, кызыксынып карады. Аны Колай авылы чиркәве настоятеле Александр Карпухин укытучылар һәм укучылар белән берлектә әзерләде. Бу кадрлар үткәнгә экскурсия генә булып калмады, ә киләчәккә омтылыш та булды. Яшь талантлар чыгышы тантанага ямь өстәде, алар һәркемгә күңелле биюләрен, матур җырларын бүләк итте.
Мәктәбебезгә 140 ел булуына хәтта ышануы да кыен. Ул әле дә коридорлары буенча чабышып йөрүче шаян укучылары кебек яшь. Шул ук вакытта инде акыл туплаган яшьтә дә кебек. Ул күпме кызга, күпме малайга белем биргән, күпме укучыны олы тормышка чыгарган.
Мәктәп коллективы элек-электән педагоглар коллективы белән дан тоткан. Беренче укытучы Суганова Екатерина Ивановна мәктәптә 69 ел эшләгән. Юбилей көнендә аны һәм мәктәптә укыткан башка укытучыларны хөрмәт белән искә алдылар. Инде аларның күбесе исән түгел, алар турында, фидакарь хезмәтләре турында якты истәлек укучыларның күңелләрендә мәңге сакланыр.
Директорлар алмашынган, укытучылар лаеклы ялга киткән, алар урынына яңалары килгән, мәктәпне тәмамлаучы күп кенә укучылар укытучы буларак мәктәпкә кире кайткан. Әмма бер нәрсә, гасыр ярымга якын вакыт эчендә бердәмлек, туганлык, үзара ярдәм, хезмәттәшлек үзгәрешсез кала.
2006 елдан коллективны Светлана Осипова җитәкли, ул РФ гомуми мәгарифенең мактаулы хезмәткәре. Аның җитәкчелегендә мәктәп заманча рәвеш алды, яңа технологияләр кертелде, балаларның белем алуы, спорт һәм мәдәни ялы өчен яхшы шартлар тудырылды.
Мәктәп тарихы искиткеч укытучылары белән генә түгел, танылган укучылары белән дә данлыклы. Мәктәпне тәмамлаучылар арасында язмышларын туган авыллары, районнары белән дә бәйләүче, үзләренең көндәлек хезмәтләре белән туган яклары үсешенә өлеш кертүчеләр дә күп. Фән үсешенә өлеш кертүчеләр дә бар, шуларның берсе академик Николай Домрачев.
Безнең мәктәп укытучылар, укучылар, һәм аларның ата-аналары ярдәмендә яши. Вакыт агымсудай, бик тиз уза: 140, 150, 160 ел... Бернигә дә карамастан, ул һәрчак яшь булып калачак, чөнки аңа ел саен яңа укучылар килә. Мәктәпкә һаман унбер яшь, бу укучы өчен беренче мәктәп кыңгыравы чыңлаганнан соңгысы чыңлаган вакыт аралыгы.
Безнең белән әлеге мөһим вакыйга шатлыгын уртаклашучыларга рәхмәтебез чиксез, барлык якты, ихлас теләкләр, һичшиксез, тормышка ашыр дип ышанабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса