Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең район Россиядә иң яхшы авыл территориясен үстерү стратегиясен эшләде

Район башлыгы Илһам Кашапов Татарстанны тугыз ил - Әзербайҗан, Кыргызстан, Әрмәнстан, Белоруссия, Казахстан, Молдавия, Таҗикстан, Үзбәкстан һәм Россия Федерациясен берләштергән бәйсез дәүләтләр бердәмлегендә катнашучыларның парламентара ассамблеясында тәкъдим итте.

Питрәч районы мисалында Татарстанның авыл территориясенең тотрыклы үсеше моделе Россиянең иң яхшы тәҗрибәсе буларак «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» түгәрәк өстәлендә каралды, аның кысаларында авылларны үстерү, закон чыгару аспектлары, авылда яшәү рәвешен популярлаштыру һәм территорияләрне үстерүнең иң яхшы практикалары турында фикер алыштылар.
Экспертлар билгеләп үткәнчә, илебез авыллары акрынлап бушап кала. Беренче чиратта, килеп туган хәл авыллардагы тормыш дәрәҗәсенең түбән булуы белән бәйле. Яшьләр шәһәрләрдә сыйфатлы белем, лаеклы эш һәм уңайлыклар эзли.
- Урбанизация процессын бүген туктатып булмый. Бу гомумроссия тенденциясе. Татарстан авыл җирлекләре территорияләрен үстерү механизмнарын эшләде һәм уңышлы гамәлгә кертә. Россия Федерациясе дәрәҗәсендә, ел саен уздырыла торган стратеглар форумында Татарстан тәҗрибәсе чираттагы тапкыр иң яхшысы дип танылды. Ачык мисал булып Питрәч районы тора, - дип билгеләп үтте Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев. - Хәзер без тәҗрибәбезне Россиядә генә түгел, БДБ илләрендә дә таратырга тәкъдим итәбез.
Исегезгә төшерәбез, быел Питрәч муниципаль районы Санкт-Петербург шәһәрендә узган Стратеглар форумы кысаларында VI муниципаль стратегияләр конкурсында беренче урынны алды.


Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының авыл территорияләрен тотрыклы үстерүгә юнәлдерелгән программасы ярдәмендә Колай авылында яңа балалар мәйданчыгы төзелеше тәмамланды. Әлеге урында элек бушлык булган, хәзер бирегә һәр кич саф һавада вакытны файдалы итеп үткәрү өчен балалар белән яшь гаиләләр килә. Мондый мәйданчык турында җирле халык күптән хыялланган иде инде. Әлеге уен һәм спорт ялы зонасын төзү һәм төзекләндерү өчен дәүләт 709051  сум акча бүлеп биргән, шуның 297801 сумы республика бюджеты хисабына һәм 411250 сумы федераль бюджеттан субсидия тәшкил иткән. Моннан тыш, район бюджетыннан өстәмә рәвештә 100000 сум акча бүлеп бирелде. Бу акчага урам мәйданчыклары өчен заманча уен һәм спорт корылмалары сатып алынган, коймалар, бордюрлар урнаштырылган, брусчатка, ПГС салынган һәм башка бик күп эшләр башкарылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса