Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең шундый чагыбыз - уйныйбыз да, көләбез дә

Җәйнең беренче көнендә халыкара җәмәгатьчелек Халыкара балаларны яклау көнен билгеләп үтә. Питрәчтә дә әлеге истәлекле көнгә багышланган бәйрәм балалар шәһәрчегендә үтте. Ул ел саен балаларга, шулай ук өлкәннәргә дә шатлык-сөенечләр алып килә.

Күңелле бәйрәм төрле оешма һәм структура башлыклары һәм җитәкчеләренең балалар һәм ата-аналарны котлавы белән башланып китте.
- Барыгызны да Балаларны яклау көне белән тәбрик итәм. - Бу һәркемнең көтеп алган, бәхетле көне. Җәйге каникул килеп җитте. Балалар яңа уку елына көч тупласын, ә без, аларның яхшылап ял итүе өчен барлык шартларны тудырырбыз. Кемдер, диңгезгә, кемдер, илебездән читкә китәр, ә кемдер монда калачак. Без сезне балалар шәһәрчегендә күрүебезгә бик шат, - диде бәйрәмне ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Зимфира Мөхәммәтгәрәева.
Бәйрәм концертында иң сәләтле, талантлы балалар катнашты. Төрле иҗат коллективлары район халкына күңелле мизгелләр бүләк итте.
- Безнең район мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаган бар иде, ә хәзер барыгыз игътибарына бию тәкъдим итәчәкбез, - диде "Каенкай" балалар бакчасыннан "Шома бас" хореография ансамбленә йөрүче Зарина (җитәкче Ольга Петкина).
Дөрестән дә, аларның "Фаина" көенә биюләре тамашачыларның игътибарын җәлеп итте. Аларның чыгышын бик яратып карадылар, көчле алкышларга күмделәр.
Бу көнне район мәдәният тормышында актив катнашканнарга дипломнар, җәмгыять тормышында актив катнашканнарга мәгариф бүлеге, халыкны социаль яклау идарәсе, балалар-яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе грамоталары тапшырылды.
Ленино-Кокушкинодан ирле-хатынлы Әхмәтшиннар, Күннән Ибраһимовлар гаиләләрендә күптән түгел генә сөенечле вакыйга булган - аларга бала туу турында таныклык тапшырылган.
Күңелле аттракционнар балаларның шатлыкларын арттырды гына, алар вакытларын бик яхшы үткәрде. Бәйрәм күңелле дискотека белән тәмамланды.
Балаларны яклау көне - өлкәннәргә балачакның кешелек тормышында иң матур, күңелле чор булуын искә төшерә, без, балаларыбызның күңелен төшермичә, алар турында кайгыртып яшәргә тиеш. Һәр сабый бәхетле балачакка хокуклы.

Район җитәкчелеге балаларыбызның тормышын яхшырту, аларның бәхетле һәм сәламәт бала булып үсүләре өчен бөтен көчен куя. Мәктәп һәм балалар бакчалары ремонтлана һәм төзелә. Быел Шәле авылында 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше бара. Колай, Кощак, Пановка авыллары мәктәпләре капиталь ремонт программасына кертелде. Хәзерге вакытта әлеге мәктәпләрдә ремонт бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X