Безнең урам бәйрәме
Район авылларында халыкның бергәләп бәйрәмнәр үткәрүе матур традициягә әверелде. Ә газетаның күркәм традициясе – укучыга күршеләр белән тату яшәү, күңелле очрашулар турында сөйләү. Районның кайбер җирлекләрендә Авыл көнен бәйрәм итү турында язган идек инде. Чыты авыл җирлегендә Авыл көне генә түгел Урам бәйрәме дә бар икән әле. Бер-береңә ярдәм итәргә әзер булу, үз йортыңның гына түгел, урамыңның да иминлеге турында кайгырту кешеләрне якынайта, - дип билгеләп үтә алар.
Чыты авылында Газинур урамы үзенең бәйрәмен билгеләп үтте.
- Мондый бәйрәм бездә икенче ел үткәрелә. Һәр урам кешеләре җыелып, бергәләп табын коралар, яраткан җырларын җырлыйлар, бииләр. Бу, барыннан да элек, бу урамда яшәүчеләрнең аралашуы һәм берләшүе өчен кирәк. Урамнарда шундый бәйрәмнәр узганнан соң без зурлап 17 августта Авыл көнен билгеләп үтәргә планлаштырабыз, - диде Чыты авылы мәдәният йорты директоры Миңнур Шәмсетдинов.
- Һәркемнең үз йорты бар, ә урам – ул безнең уртак йортыбыз. Безнең урамда күптән бер-берсен белгән, шатлык-куанычларны бергә кичергән яхшы кешеләр яши, - диде гадәти булмаган бәйрәмне оештыручыларның берсе Филсинә Кәримуллина. - Күршеләребезгә киләчәктә дә шундый дус һәм кунакчыл булып калуыбызны телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа