Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең ветераннар аеруча кызыксынучан

Шушы көннәрдә район ветераннар советы утырышы үтте. Анда пенсионерлар тормышына кагылышлы иң актуаль мәсьәләләр каралды: медицина хезмәт күрсәтүе, дарулар белән тәэмин итү, торак-коммуналь хезмәт күрсәтүләр, мәдәни ял һәм спорт. Питрәч районы ветераннар советы рәисе Эльгиза Фәйзуллина узган елда башкарылган эшләр һәм агымдагы елга планнар турында сөйләде.

Әлбәттә инде, иң беренче каралган мәсьәлә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту булды. Хәзерге вакытка 268 кеше торак белән тәэмин ителгән, тагын бер ветеран яңа фатир көтә.
Пенсионерларның сәламәтлекләренә дә зур игътибар бирелә. 2018 елда район үзәк хастаханәсе һәм Питрәчнең “АК БАРС – МЕД” вәкиллеге гражданнарны ташламалы дарулар белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча тикшерелде. Пенсионерлар җәмәгать тормышында актив катнаша башлады, алар үзләренә каралган ташламалар һәм үз хокуклары белән кызыксына. Киләчәктә ведомство җитәкчеләрен чакырып дару белән тәэмин итү, социаль хезмәтләр җыелмасы, салым түләүләре мәсьәләләре буенча очрашулар үткәрү планлаштырыла. Ветераннар советы әгъзалары быел да пенсионерлар проблемаларына зур игътибар бирәчәк, төрле мәсьәләләр буенча халык белән кабул итүләр оештырачак. Элеккеге кебек үк озак яшәүчеләрнең яннарына барып, аларның хәлләрен белеп торачаклар, көчләреннән килгәнчә ярдәм күрсәтәчәкләр. Туксан һәм аннан да олырак яшьтәгеләр Питрәчтә 141 кеше.
Районда безнең республика интернат-йортларында яшәүче якташларын да онытмыйлар. Эльгиза Фәйзуллина халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева белән Югары Ослан, Балык Бистәсе һәм Чистайда пенсионерлар янына барган.
Һәр елны “Инвалидлар ункөнлеге”, “Өлкәннәр ункөнлеге” үткәрелә, бу чорда алар өчен кызыклы спорт ярышлары, җылы очрашулар, бәйрәм концертлары оештырыла, бүләкләр, грамоталар, рәхмәт хатлары тапшырыла.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, өлкән буын кешеләре яшьләрдән калышырга теләми, соңгы берничә елда 300гә якын питрәчле компьютер һәм интернеттан файдаланырга өйрәнгән. Быел 18 пенсионер компьютер белеме алачак, тагын 15 кеше үз чиратын көтә.
Шулай ук ветераннар советы Татарстанның тарихи урыннары буенча экскурсияләрне ешрак оештырырга тырыша. Мисал өчен, узган елда ветеран активы Алабуга шәһәренә һәм Биләргә барган иде. Һичшиксез, бу ел искәрмә булмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса