Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Красноперов Юрий Михайловичны соңгы юлга озаттылар

Ул 2021 елның 21 июнендә 67 нче яшендә каты авырудан соң вафат булды.

Юрий Михайлович 1954 елның 2 октябрендә Әгерҗе районының Иске Чекалды авылында туа.
1979 елда Казан педагогика институтын тәмамлый, хезмәт эшчәнлеген Питрәч махсус сигезьеллык мәктәбендә өлкән тәрбияче вазыйфасында башлый.
1980 елда комсомол райкомының икенче секретаре итеп сайлана, ә бер елдан Питрәч райкомы ВЛКСМның беренче секретаре итеп билгеләнә, пропаганда һәм агитация бүлеген, аннан Питрәч районының КПСС райкомының оештыру бүлеген җитәкли. 1988 елдан бирле 9 ел дәвамында агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе була.
13 ел Ленино-Кокушкино авылында 93 нче һөнәри лицей директоры вазыйфасын башкара. Лаеклы ялга чыкканчы Иске Шигали мәктәбен җитәкли. Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен «Россия Федерациясенең башлангыч һөнәри белем бирү мактаулы хезмәткәре» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
Юрий Михайлович гомере буе җаваплы вазыйфаларда эшләде, ул югары оештыру сәләтенә ия, үзенә һәм тирә-юньдәгеләргә таләпчән иде, аның профессиональлеге һәм максатчанлыгы куелган максатларга ирешергә мөмкинлек бирде. Һәрвакыт актив гражданлык позициясе алып барды, беренче һәм икенче чакырылыш Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы Советы депутаты булды.
Юрий Михайлович турындагы якты истәлек хезмәттәшләре, туганнары, дуслары һәм танышлары күңелендә мәңгегә сакланачак!

Питрәч муниципаль район башлыгы И.М. Кашапов, Питрәч муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса