Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген Питрәч урманчылары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә

Сентябрьнең һәр өченче якшәмбесендә илебездә Урман һәм агач эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Лаеш урман хуҗалыгының Питрәч участогы карамагында 13600 гектар урман бар, шуның яртысын ылыслы агачлар, 30 процентын йомшак-яфраклы агачлар һәм калганын каты- яфраклы агачлар били. Питомникның дүрт гектарында - 500000 данә стандарт утырту материалы - нарат, чыршы, карагай.


- Боларның барысына да унбиш кеше хезмәт күрсәтә, - дип билгеләп үтә участок урманчысы Булат Галимуллин, - аларга урман мастерлары, урманчылар, янгын-химия станциясе, урман культуралары хезмәткәрләре, тракторчы керә. Аларның эшләре җитәрлек.
Агымдагы елда 16 гектарда агачлар сирәгәйтелде. Моннан тыш, үсентеләр утыртылды, башка бик күп өстәмә эшләр башкарылды. Безнең ярдәмчеләребез бар. Дүртенче ел рәттән безгә Казаннан килгән «урман бүләк итәбез» җәмгыяте волонтерлары булыша. Авыл халкына, авыл җирлекләренә, «Хәтер бакчасы» акциясендә актив булышкан учреждениеләргә һәм оешмаларга без бик рәхмәтле.
Агымдагы ел соңгы елларда иң катлаулыларның берсе булды. Эссе һәм коры җәй безнең күп кенә планнарны үзгәртте. Төп чаралар янгынга каршы яклауга юнәлдерелде. Көндез һәм төнлә урманнарга патрульлек иттеләр, барлыгы 160 километрда минераль янгын полосасы үткәрделәр, шуның 99ы - яңа полосалар. Егерме километр арада янгынга каршы юл үткәрдек. Сүз уңаеннан, урманнарга бару һәм учак ягу очаклары күзәтелмәде.
Һөнәри бәйрәмебез алдыннан урман инспекторлары Айдар Бикмөхәммәтов, Илдар Хәйруллин, Илнар Сәлахиев, янгын сүндерү машинасы шоферы Рөстәм Галимуллин, тракторчы Тәлгать Сәйфетдиновны да билгеләп үтәсе килә.
Форсаттан файдаланып, урман хуҗалыгы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, хезмәттә һәм шәхси тормышларында уңышлар телим.


Тәлгать Сәйфетдинов: «Тормышым урман белән бәйле»

- 1 сентябрьдә урман хуҗалыгына трилировщик тракторчы сыйфатында эшкә урнашканга нәкъ 20 ел булды. Элек колхозда эшләдем. Ул вакытта урманчы булып Дариат Гайфуллин эшли иде, ул үзләрендә эшләп карарга тәкъдим итте.
Беренче көнне үк Иске Шигали авылына юл буе полосаларына агач утыртуга җибәрделәр. Миңа бу бик ошады һәм мин бөтен күңелемне биреп эшкә керештем. Өстәвенә, мин урман янында гына үстем. Безнең өй наратлыктан бер адым гына урнашкан.
Урман эшләре өчен махсус җиһазландырылган МТЗ-82 тракторы бар. Безнең карамакта бер генә трактор булу сәбәпле, эшем бик күп. Ә ул питомниктан башлана, анда туфрак әзерләү, үсентеләрне эшкәртү, урман утырту эшләре алып барыла. Быел янгын куркынычы зур булды, шуңа күрәбөтен көчебезне һәм вакытыбызны кызганмыйча эшләргә туры килде. Көндезләрен дә, төннәрен дә урманда булдык диярлек. 160 километр арада яңа минераль полосаны яңарттык. Кышын, нигездә, без агач әзерләү белән мәшгуль, ә бит әле тракторны да карарга кирәк.
Буш вакытымда техниканы карарга яратам, үземнең мини-остаханәмдә төрле техникаларны ремонтлыйм.


Илнар Сәлахиев: «Мин - абый варисы»

Шәле урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, мин Агроуниверситетка урман хуҗалыгы факультетына укырга кердем. Аны 2008 елда уңышлы тәмамлап, Лаеш урман хуҗалыгында эшли башладым. Аннан Казанда үз һөнәрем буенча эшләдем. Вакытлар узу белән  язмыш мине туган якларыма кире кайтарды. Питрәч урманчылыгында эшләвемә әле ике ел гына.
Кырык елдан артык урманчы булып эшләгән абый Мәгъсүм Яруллин вафат булгач, миңа аның эшен дәвам итәргә тәкъдим иттеләр. Чөнки минем балакчактагы хыялым -  урманчы булу теләге тормышка ашты. Мин уйлап та тормыйча риза булдым. Өстәвенә, бу урманнар да, бу участок та минем өчен кечкенәдән яхшы таныш. Туганнан туган абыем еш кына мине үзе белән  эшкә ала, һәм үз тәҗрибәсе белән уртаклаша иде.
Безнең төп бурыч - урманны саклау. Көнгә 3-4 тапкыр үз биләмәләребезне карап чыгабыз. Законсыз рәвештә агач кисүнең өч очрагын  санамасак, соңгы вакытта зур проблемалар булмады. Халык урманнарга кермәскә тырыша. Урман чистартуда булышкан авылдашларга рәхмәт. Безнең эш урыны - урман. Һәм, әлбәттә инде, күп вакытыбыз нәкъ менә шунда үтә.
Эш һәрвакыт, аеруча да язгы, җәйге һәм көзге чорда бик күп. Кышын да эшсез тормыйбыз.


Әхмәт Гыйззәтуллин: «Тәүлек буе эшләргә туры килде»

Мин монда 1990 елда Марионско-Посадский урман техникумын тәмамлаганнан соң эшләргә килдем. Мине шунда ук питомник мастеры итеп билгеләделәр. Мин урман культуралары үстерүче хезмәттәшләрем белән бергә үсентеләр утырту белән шөгыльләндем. Утыз елдан артык вакыт эчендә күпме урман үсентеләре утыртылганын санап кына бетерерлек түгел. Питомникта эшләү җиңел түгел, чөнки үсентеләрне көчле һәм нык булып үссен өчен игътибар белән яхшылап тәрбияләргә, карарга кирәк.
Эшем белән параллель рәвештә  читтән торып Йошкар-Ола урман дәүләт университетын тәмамладым.  2009 елдан янгын-химия станциясе башлыгы булып эшлим.
Быел авыррак туры килде. Янгыннардан саклау өчен урманнарда төн кундык дип әйтергә була. Теләсә нинди саксызлык зур күңелсезлекләр китереп чыгарырга мөмкин. Безнең барлык хезмәткәрләр дә бу хәлгә аңлап карадылар. Үз эшләрен намус белән башкардылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса