Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Бүген Россиядә һөнәри-техник белем бирү көне билгеләп үтелә

Ел саен аны һөнәри техник училищелар, көллиятләр, һөнәри лицейлар укытучылары һәм укучылары билгеләп үтә.

Һөнәри техник белем бирү элеккечә үк илнең хезмәт ресурсларының төп хәзинәсе булып тора.

Сиксән елдан артык һөнәри-техник белем бирү системасы, элеккечә үк, хезмәт ресурслары әзерләүче булып торуларын, үз билгеләнешләрен уңышлы һәм сыйфатлы итеп үтәүләрен, тормышта зур әһәмияткә ия булуларын раслый. Моның ачык мисалы – Питрәч уку йорты эшчәнлеге. 
Аның тарихы республика һәм безнең район тарихы белән тыгыз бәйләнгән, ул озак еллар үсеш юлы үткән һәм күп үзгәрешләр кичергән. 
1976 елда бушап калган механизаторлар остаханәсе һәм Питрәч совхозы конторалары базасында беренче тракторчы-машинистларны әзерләү өчен училище төзиләр. Вакытлар узу белән Ленино-Кокушкино, Керәшен Сәрдәсе урта мәктәпләре каршында һәм Рус Казысы авылында беренче филиаллары ачыла. 90 нчы елларда училище кайбер үзгәрешләр кичерә. Аны 93 нче СПТУ дип үзгәртәләр, ә 1995 елда лицей статусы бирелә. 2013 елның 1 ноябреннән лицей үзгәртеп кору барышында «Казан машина төзелеше техникумы» белем бирү учреждениесенә филиал сыйфатында кушыла, шул ук вакытта авыл хуҗалыгы юнәлешен саклап кала. Ә 2016 елның гыйнварыннан яңадан үзгәртеп корудан соң «П.В.Дементьев исемендәге Казан авиация-техник көллияте»нә кушыла. 
Педагогик коллектив шундый җитди үзгәрешләргә карамастан, учреждениенең матди-техник базасын ныгыту, квалификацияле эшчеләр һәм хезмәткәрләр әзерләү программалары буенча укытуның яңа стандартларын үзләштерү, төгәл формалаштырылган һөнәри әһәмияткә ия булган, сәләтле белгечләр тәрбияләү өстендә эшләүне дәвам итә.
Быелгы уку елында өч еллык тәнәфестән соң монда кабат укучылар тупланды. Агымдагы сезонда беренче курс студентлары, барлыгы җитмеш кеше, өч юнәлеш буенча белем алачак: авыл хуҗалыгы җитештерүе мастеры, гомумтөзелеш эшләре мастеры, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе бүлеге. 


Рәфкать Сөләйманов: «Умартачы булырга хыялланган идем, әмма укытучы булдым» 

1979 елда Ленино-Кокушкино урта мәктәбен тәмамлап, район билгеләве буенча Рәфкать Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Инженер-механик дипломын алгач, туган совхозында гараж мөдире булып эшли башлый. Ул елларда махсус югары белемле яшьләр авылда һәрвакыт кирәк була. Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, Рәфкать туган авылына кайта. Яшь белгечне 1987 елда Ленино-Кокушкинода ачылган СПТУ-93тә эшләргә чакыралар. 

Мин балачактан умартачы булырга хыялландым, 40 ел умарталыкта эшләгән әтием Әсхәдулла Сөләйманович кебек, - дип сөйли ул, - ә менә 35 ел инде махсус дисциплина укытам. Шулай да минем хыялым тормышка ашты! Безнең училищеда элек зур умарталык булган, ә хәзер аны безнең бакчага күчерделәр. Үз умарталарым да бар. Бу эш миңа балачактан таныш һәм ул минем күңелемә бик якын. Мин, хәтта, умартачылар курсын тәмамладым. 
Берничә ел безнең училище базасында умартачыларның квалификациясен күтәрү курслары оештырылды. Ел саен бездә 20дән артык кеше белем ала. Безнең уку йорты базасында үткәрелә торган автомәктәптә юл йөрү кагыйдәләре дәресләре алып барам әле. 
Шулай да төп эшемә зур игътибар бирәм. Заманча техника катлаулы һәм яхшы белем таләп итә. Авыл хуҗалыгының булачак белгечләре сайлаган һөнәрләренә җитди карыйлар, аның мөһимлеген һәм киләчәктә аның тормыштагы әһәмиятен аңлыйлар.


Ирина Капралова: «Безнең фән җиңел түгел, әмма аннан башка булмый» 

Ирина Александровна егерме ел инде информатика укытучысы булып эшли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ТИСБИга укырга керә. Аны уңышлы тәмамлап, туган авылына кайта һәм бухгалтер буларак кошчылык фабрикасына эшкә урнаша. 
Әмма аның укытучы булып эшләү хыялы һәрчак күңелендә була. Ахыр чиктә, язмыш юллары аны СПТУга китергән. Башта Ирина Александровна уку-укыту бүлеге секретаре булып эшли, аннары укыта башлый. 

Миңа эшем ошый, һәм мин һөнәремне үзгәртүемә үкенмим, - ди ул. - Киресенчә, моңа бик шатмын. Үз эшемне дә, үз фәнемне дә яратам. Безнең студентларга барысын да тәфсилләп аңлатырга тырышам. Аларга безнең фәннең җиңел булмавын, әмма хәзерге заманда информатика, икътисади дисциплинадан башка  мөмкин булмавын төшендерергә тырышам.
Быел җәй район ярдәме белән кабинетларда үзебез ремонт ясадык. Якты, матур булды. Яңа шартларда эшләү безгә дә  күңелле, укучыларга да рәхәт.
Буш вакытларымда бәйләргә, чәчәкләр үстерергә яратам, бакчачылык белән яратып шөгыльләнәм. Оныгым Оливия белән вакыт үткәрү бик ошый.


Галина Никифорова: «Үзебезнең уку йортына уңышлар һәм иминлек телим» 

Мин монда 1994 елда эшләргә килдем. Шул вакыт эчендә минем  рус теле һәм әдәбияты (шулай ук татар теле һәм әдәбияты) дәресләремне күпме укучы  тыңлагандыр. Бик күп! Туксанынчы еллар азагыннан 2010-2012 елларга кадәр иң бай, кызыклы чор булды дип әйтә алам. Ул вакытта минем студентлар төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнаштылар,  тикшерү эшләрендә азарт белән шөгыльләнделәр, рәхәтләнеп укыдылар. Үз фәнем кысаларыннан чыгып, мин аларга һәрвакыт безнең уку йортының  кабатланмас булуы турында әйттем. Чөнки биредә балалар база белемнәрен генә үзләштереп калмыйча, халык хуҗалыгында кирәкле эшче һөнәрләрне дә алалар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң кая гына китсәләр дә, аларны бик теләп кабул итәләр. Шуны яхшы хәтерлим әле, бездә  бер егет укыган иде, мин аңа вакытын бушка сарыф итмәскә һәм параллель рәвештә эретеп ябыштыручылар һәм тракторчылар курсларына барырга киңәш иттем, ә ул автомеханиклыкка укыды. Ул вакытта ул минем киңәшемә колак салмады. Ә соңрак аңа инде түләүле нигездә укырга туры килде. 
Биредә озак еллар эшләүчеләрнең күпчелеге өчен безнең лицей туган йортыбыз кебек. Һәм монда  булган барлык вакыйгаларны, шәхси проблемабыз яки шәхси казанышларыбыз кебек кабул итәбез. Уку йортыбызның алга таба үсүен һәм бары тик уңышлар гына телим.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса