Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бүген яңа үрләр яулау өчен иң яхшы вакыт

Эшлим дип, яшим дип торган кеше өчен елның һәр фасылы, һәр көне искиткеч мөмкинлекләр ача. Аларга уй-ниятләрен, планнарын тормышка ашыру өчен, әйләнә-тирәдәгеләрне үз мисалында зур эшләргә рухландыру өчен дә җай чыгып кына тора. Пенсионер Игорь Петрович Шпагинга Питрәч районында “Россия пенсионерлар берлеге”нең җирле бүлекчәсенә килгәч шундый мөмкинлек бирелә.

- Ничә генә яшьтә булсаң да үз сәламәтлегең турында кайгыртырга кирәк, пенсионерлар өчен бу һәрвакыт кызык тема, бигрәк тә бу турыда квалификацияле белгечләр сөйләгәндә, - диде Игорь Шпагин. – Бөтен гомеремне физкультура һәм спортка багышлаган кеше буларак, мине дә “Сәламәтлек мәктәбе”ндә шөгыльләнү мөмкинлеге җәлеп итте, узган ел безнең районда беренче тапкыр әлеге юнәлеш буенча “Россия пенсионерлар берлеге”нең җирле бүлекчәсе төркем җыйды. Мин дәресләргә килгәч, миңа әлеге төркемне җитәкләргә тәкъдим иттеләр.
Пановка авылында яшәүче Игорь Петрович Шпагин – бай тәҗрибәле һәм стажлы укытучы, аңа “Татарстан Республикасының атказанган физик тәрбия хезмәткәре” исеме бирелгән.
Казанда туып-үскән Игорь Шпагинны язмыш безнең районга китерә, бу вакытлардан соң инде күп гомер узган.
Яшь белгеч монда, Пановкада, беренче тапкыр үзен укытучы ролендә сынап карый. Соңрак ул үзен Белкино авылында яңа мәктәп ачуга багышлый, ул әлеге мәктәпне җитәкли. Укучыларның уңышка ирешүләрен үзенә максат итеп куя. Коллективны эшкә рухландырып тора, яхшы күрсәткечләргә ирешә, шуның өчен ул Америкага эшлекле сәфәргә баруга лаек була. Анда чит ил коллегалары белән тәҗрибә уртаклашып кайта.
Аның бүген дә дистәләгән диплом күчермәләре, грамоталары һәм бүләкләре саклана. Хәзер ул лаеклы ялда, тик эшсез утырмый – спорт белән шөгыльләнә, күп кенә район чараларында һәм иҗтимагый инициативаларда катнаша. Аның әле тагын берничә кызыклы шөгыле бар – ул ТР аучылар һәм балыкчылар җәмгыятенең мактаулы әгъзасы, күп вакытын табигатьтә үткәрә, ә аның матурлыгы турында шигырьләре аша сөйли.
Игорь Петровичның “Пенсионерлар берлеге” белән танышуы әле берничә ел элек кенә башланган. Ул чагында алар хатыны Галина белән компьютер грамоталылыгы курсларына язылалар. Бу мондый төрдәге беренче уңай тәҗрибә була. Шуңа күрә “Сәламәтлек мәктәбе”нә дә күп уйланып тормыйча киләләр.
- Хәзер мин безнең Пановка авыл җирлегендә дә шундый курслар оештырырга телим, - ди Игорь Петрович. – Чөнки бу бик кирәкле эш. Әйе, яшь арту белән йөкләмәләрне дә киметергә кирәк, әмма алар, һичшиксез, булырга тиеш. Ә бу әле медиклар, инструкторлар күзәтүе астында да эшләнә. Без спорт белән шөгыльләнәбез, дөрес тукланырга, үзебез турында кайгыртырга һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәнәбез. Моның файдасы теләсә нинди яшьтә дә бик зур.
Ә пенсиядә моның өчен мөмкинлекләр күп, чөнки үзеңә, яраткан шөгыльләреңә күбрәк вакыт бирелә.
- Игорь Петрович Шпагин кебек энергияле, актив кешеләр белән эшләү бик илһамландыра, - ди “Россия пенсионерлар берлеге”нең район бүлекчәсе рәисе Айгөл Зумагулова. – Ул безнең инициативаларны һәрвакыт хуплады, хәзер аның тәҗрибәсе һәм квалификациясе питрәчлеләргә файда китерә, ә аның актив тормыш позициясе – күпләр өчен үрнәк. Быел без аны “Сәламәтлек мәктәбе”нең яңа төркемен җитәкләргә чакырачакбыз. Алда безне күп кенә башка проектлар да көтә, дип уйлыйм.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса