Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бик күп чаралар һәм акцияләр планлаштырылган

Питрәч районында район башлыгы Илһам Кашапов җитәкчелегендә район террорчылыкка каршы комиссиясенең чираттагы утырышы үтте.

Утырышта район террорчылыкка каршы комиссиясе каршындагы терроризм һәм экстремизм профилактикасы мәсьәләләре буенча ведомствоара эшче группа составын расладылар. Эшче группа җитәкчесе итеп район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Шәйхисламов билгеләнде.
Комиссия секретаре Валентина Урысова Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең террорчылыкка каршы комиссияләренең терроризм һәм экстремизм профилактикасы буенча хисаплары һәм 2018 елда аның торышына контроль материаллары анализлары күзәтүе белән таныштырды. Питрәч районы бу мәсьәләдә үз алларына куелган планнарны үтәде. Утырыш барышында шулай ук киләсе елга эш планы билгеләнде.
Иҗтимагый мохиттә терроризм һәм экстремизм чагылышларына каршы көрәштә төп юнәлеш булып аларның профилактикасы тора. Аеруча да мондый профилактика эшен яшүсмерләр арасында үткәрү мөһим, чөнки нәкъ менә алар төрле антисоциаль һәм криминаль группаларның тискәре йогынтысына тиз бирешә.
Экстремизм профилактикасы уйланылган булырга тиеш, эш планында аның һәр этабы һәм детале чагылыш таба.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса