Алга
  • Рус Тат
  • Биргәнгә биш тә күп, алганга алты да аз

    Ел саен 9 декабрьдә Халыкара ришвәтчелеккә каршы көрәш көне билгеләп үтелә. Аны 2003 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясе игълан иткән. Әлеге ришвәтчелеккә каршы БМО Конвенциясе аңа кул куйган дәүләтләргә ришвәтчелек, бюджет средстволарын урлауларны уголовный җинаять дип игълан итүне йөкли. Шушы көн алдыннан хәбәрчебез район прокуроры Алмаз ӘХМӘТШИН белән әңгәмә...

    - Мәгълүм булганча, Россия беренчеләрдән булып әлеге Конвенциягә кул куючы илләр арасында тора...
    - Әйе. Соңгы еллардагы эшчәнлек нәтиҗәләре күрсәткәнчә, хокук саклау органнары ришвәтчелек җинаятьләрен кисәтү, ачыклау, юк итү буенча практик, оештыру-методик чаралар үткәрде.
    - Шулай да, ришвәтчелеккә каршы көрәш элеккечә актуаль кала?
    - Ришвәтчелеккә каршы көрәшкә район прокуратурасы билгеле бер өлеш кертә. Агымдагы елның узган чорында хезмәткәрләр 65 закон бозуны ачыклады, район хокук саклау органнары ришвәтчелек җинаятьләре турында 44 эш карады, шуларның 43енә җинаять эше кузгату турында карар чыгарылды.
    - Хокук бозулар кайсы өлкәдә күбрәк ачыклана?
    - Төрле өлкәләрдә. Кыска сөйләшүдә генә аларны атап бетереп тә булмый. Мисал өчен, быел күпфункцияле үзәк уставына ришвәтчелеккә каршы экспертиза үткәргәннән соң, уставта ришвәтчелеккә кагылышлы факторлар булган нигезләмәләр барлыгы ачыкланды.
    - Алмаз Идрисович, аңлатыгыз әле, мондый хәл ничек мөмкин була?
    - Мисал өчен, уставта максатларга ирешү өчен күпфункцияле үзәк күчемсез милек сатып алу, сату, арендага бирү һәм башка хезмәтләр вакытында арадашчы хезмәтләре тәкъдим итәргә мөмкин. Бу вакытта уставта предприятиенең нинди арадашчы хезмәтләр күрсәтүгә хокуклы булуы, аларның асылы күрсәтелмәгән. Чынлыкта, хокуктан файдаланучы гомуми кагыйдәләрдәге искәрмәләрне нигезсез кулланган булып чыга. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, әлеге уставка протест белдерелде, ул тикшерелде һәм канәгатьләндерелде. Хокукый акт тиешле закон таләпләренә туры китерелде.
    Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр керемнәр турында мәгълүмат биргәндә, закон бозу очраклары киң таралган. Белешмә кәгазьләрендә күчемсез милек, җир кишәрлекләре турында мәгълүматлар күрсәтмәгән кайбер вазифаи затларга дисциплинар җаваплылык күрсәтмәләре язылды.
    Тагын бер мисал. Гамәлдәге закон нигезендә, дәүләт органнарында гражданлык вазифасы алып баручы өченче кешенең эшләре буенча ышанычлысы яки вәкиле булып эш итә алмый, әмма, кем әйтмешли, кайберәүләр өчен закон язылмаган. Мәсәлән, безнең очракта Росреестр идарәсенең Питрәч бүлеге белгеч-эксперты шундый хата җибәрә. Җир базарындагы хәлләр белән таныш булган эксперт бер гражданның вәкиле буларак, кул астындагы бөтен мөмкинлекләреннән файдаланып, җир кишәрлеген алыштыру, закладка салу, сатуны үз өстенә алган. Барлык оешмаларда, учреждениеләрдә, шул исәптән Татарстан Республикасы дәүләт теркәү, кадастр һәм картография федераль хезмәте идарәсендә һәм аның бүлекләрендә кирәкле белешмәләрне заказать итү, түләү, тәкъдим итү, алу хокукы алып, ул оформить итү эшен бик тиз башкарып чыга. Әлеге граждан өчен барлык документларны уңышлы теркәгәннән соң, күрсәтелгән җир кишәрлекләрен 500әр мең сумга сатарга уйлаган.
    - Шуннан?
    - Прокуратура тикшерүе нәтиҗәләре буенча, белгеч вазифасыннан азат ителде.
    - Район үзәгенең бер мәктәбендә укучыларның һәрберсеннән аттестатлар бастыру өчен картридж сатып алырга 200әр сум акча җыюлары билгеле булды. Әлеге уңайдан аңлатма бирегез әле.
    - Әлеге акчалар мәҗбүри җыелган дип табылды. Акчалар белем бирү учреждениесе җитәкчесе исеменә укучыларның язмача гаризасыннан башка җыелган, билгеләнгән тәртиптә бүләк итү яки иганәчелек килешүләре дә юк. Аларда кертем суммасы, акчаларны нинди максатлар өчен файдалану, хәйрияче реквизитлары, акчаның кайчан күчерелгәнлеге күрсәтелергә тиеш. Моннан тыш, приходный кассовый ордер тутыру процедурасы үтәлмәгән һәм аны үзәк банк аша (белем бирү учреждениесендә бухгалтерия булмаганда) тапшырылмаган. Хәйриячеләрнең акча средстволары белем бирү учреждениесенең бюджеттан тыш исәп-хисап счетларына күчерү тәэмин ителмәгән; җитәкче, белем бирү учреждениесенең матди җаваплы заты һәм хәйрияче имзасы белән хәйрия акчаларын нәрсә тоту турында акт тутырылмаган.
    Әлеге факт гражданның, беренче чиратта, матди хәлләре авыр булган балаларның ата-аналарының Россия Федерациясе Конституциясендә гарантияләнгән бушлай гомуми белем алу хокукларын бозуны раслый. Әлеге закон бозуда гаепле затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, белем бирү учреждениеләрендә һәртөрле максатлар өчен акча җыю катгый тыела.
    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: