Битараф булмаган питрәчлеләр махсус хәрби операция зонасына китә
Алар Курсктагы вакыйгалардан соң мондый карарга килгәннәр
Контрактчылар Рамил Гуленков һәм Александр Одинцов махсус хәрби операциягә ни өчен барулары турында сөйләделәр.
Рамил Гуленков: “Үз ватаныңны сакларга кирәк”
Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»
Ул Кощак авылында туып-үскән.
– Минем балачагым авылда үтте. Әни җәнлек совхозында эшләде, әти токарь иде. Укудан соң армиядә, Казанда хезмәт иттем. Кайнар нокталарда булмадым. Без – солдатлар белән ул вакытта булачак офицерлар тренировкалар үткәрә иде, артиллерия училищесы курсантлары приказлар бирергә, командалык итәргә безнең белән өйрәнделәр, – дип сөйләде Рамил.
Ул махсус хәрби операциягә ике ел элек, өлешчә мобилизация буенча да эләккән булыр иде, аңа повестка да килгән, ләкин ул вакытта хастаханәдә яткан. Алгы сызыкка бару карарын озак уйланулардан соң мөстәкыйль кабул иткән.
– Бу карарга тиз генә килмәдем. Минем бик күп дусларым, танышларым анда, алар белән элемтәдә торам. Алар белән киңәшләштем, төрле фикерләрне тыңладым, нәрсәгә әзерләнергә икәнен белдем һәм хәзер барырга, егетләргә ярдәм итәргә кирәк, дигән фикергә килдем. Курск өлкәсенә һөҗүмнән соң, әгәр бүген без җыелмасак, берләшмәсәк, бәлки, иртәгә анда повестка буенча барырга туры килер, дип уйлыйм. Моңа юл куярга ярамый. Бу безнең Ватаныбыз, ә үзеңнекен һәрвакыт сакларга кирәк, – дип саный Рамил.
Хатыны Кристина аны тулысынча хуплый.
– Әгәр ул карар иткән икән, димәк, шулай булачак та, – ди ул. Кристина сәүдә челтәрләренең берсендә администратор булып эшли, тиздән аны югарырак вазыйфага билгеләячәкләр. Ире анда булганда үзен эшкә багышларга ниятли, нәкъ менә эш аны кирәкмәгән уйлардан читкә юнәлтер дип өметләнә. – Без һәрвакыт бер-беребезгә таянабыз. Әгәр кирәк булса, мин анда да барачакмын, – диде ул.
Александр Одинцов: “Акча – әйбәт инде ул, әмма тормышта иң мөһиме түгел”
Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»
Александр Одинцов безнең районның хәрби комиссариатына контракт төзергә Тольятти шәһәреннән килгән.
– Ватанны сакларга кирәк, мин патриот, акчалата тәэмин итү, әлбәттә, шулай ук хуплана, әмма бу тормышта иң мөһиме түгел, – дип җавап бирде ул ни өчен РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә карар кылуы һәм махсус хәрби операциягә китүе турында сорагач. – Хәзерге вакытта минем күп кенә дусларым анда. Курсктагы вакыйгалардан соң мин дә читтә кала алмадым һәм аларга ярдәм итәргә булдым, – диде ул.
Төрле төбәкләрдә яшәүчеләр контракт төзү өчен документларны тиз рәсмиләштерү һәм түләүләрнең зур күләмдә булуы аркасында безнең районны сайлыйлар.
– Монда мине бик яхшы каршы алдылар. Мин үзем Екатеринбургта тудым, Самара өлкәсендә яшим, беркайда да мондый кунакчыллыкны күрмәдем. Бик матур як. Питрәчтә безне яхшы каршы алдылар, кунакханәгә урнаштырдылар, бөтен җирдә озата йөриләр. Хәзер мин район үзәк хастаханәсендә медосмотр узам, барысы да бик яхшы бара. Китәсе дә килми башлады инде, – дип шаярта ул.
Аның белән бергә кунакханәдә тагын берничә кеше яши, китәргә приказ көтәләр.
– Арабызда төрле кешеләр бар, яшь егетләр дә, олы яшьтәгеләр дә. Барысының да мотивациясе төрле, әмма барысын да патриотлык, үз илебезне ярату берләштерә, – диде Александр. Аның кайтканын өендә хатыны Анна көтәчәк. Әлегә аларның балалары юк, ләкин тиздән гаилә тулыланачак. – Ул минем бу карарга килүемә барлык хатын-кызлар кебек үк карады, бик борчылды, кайгырды, – диде Александр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа