Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Битлекләрне үз куллары белән тегәләр

Питрәч коррекция интернат-мәктәбендә саклагыч битлекләр тегү оештырылды.

Сер түгел, хәзер даруханәләрдә махсус битлекләргә кытлык күзәтелә. Бүген бу зур проблема, чөнки битлек бит тиресен һәм сулыш юлларын инфекциядән саклый һәм инфекция йоктыру куркынычын киметә.
Коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары кысаларында районда, марля һәм бәз тукымадан күп тапкыр кулланыла торган саклану битлекләрен тегә башладылар. Материаллардан тукыма, җеп һәм резинкалар гына кирәк.
Әлеге эшкә район мәктәпләренең технология укытучылары һәм ирекле укытучылар да алынды. Алар медицина, полиция хезмәткәрләре һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итүче башка һөнәр вәкилләре өчен коррекция интернат-мәктәбе базасында битлекләр тегү белән мәшгульләр.
- Тукымалар сатып алдык, әлегә битлекләр тегүне дәвам итәчәкбез, - диде район мәгариф бүлеге башлыгы Марина Харитонова.
Беренче чиратта битлекләрне район эчке эшләр бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренә, шулай ук волонтерларга җибәрәчәкләр.
- Мин 1992 елдан бирле тегәм, шуңа күрә миңа бу эш җиңел бирелә, - дип билгеләп үтә интернат-мәктәп тәрбиячесе Галина Бушуева.
Бер битлекне ике сәгатьтән дә артык кияргә ярамый. Бер тапкыр кулланыла торган битлекне шунда ук ташларга, ә күп тапкыр киелә торганын кабат эшкәртүдән соң гына кулланырга мөмкин. Эшләнмәне сабын яки кер юу порошогы белән юарга, ә аннары үтүкләргә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X