Алга
  • Рус Тат
  • Бизнес һәм хакимият вәкилләре очрашуы яңа форматта узды

    Һәрбер районның проблемалары, мөмкинлекләре һәм үсеш перспективалары турында фикер алышу өчен ТР Икътисад министрлыгында эшмәкәрләр белән очрашуларның уникаль форматын эшләделәр. Аны «Баланс комиссиясе» дип атадылар. Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды, Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе, Татарстан Республикасы эшмәкәрләр хокуклары буенча вәкаләтле һәм башка ведомство вәкилләренең мондый очрашуы безнең эшмәкәрләр белән дә узды.

    Очрашуда катнашучылар иң башта җирле эшмәкәрләрнең эше белән таныштылар. Беренче булып алар калай түбә цехында булдылар, анда уникаль технологияләр буенча теплицалар җитештерелә.
    - Безнең предприятие 2005 елдан бирле эшли. Төп эшчәнлегебез юка калай һәм металл конструкцияләренең төрле төрләрен эшкәртүдән гыйбарәт. Хәзер фермерлар авыл хуҗалыгы культураларын үстерү белән кызыксына. Заказлар, нигездә, якын-тирә районнардан килә, шулай ук чит илләрдән дә бар. Шуңа күрә безнең предприятие, чит ил коллегаларының тәҗрибәсен үзләштереп, туннель тибындагы сәнәгать теплицаларын алга таба үстерү мөмкинлеге белән эшләргә булды. Сүз уңаеннан, республикада мондый технологияләр әле аз кулланыла. 10 гектардан артык озынлыктагы теплицаларның тәҗрибә үрнәкләре урнаштырылды инде. Мисал өчен, бер гектарлы теплица 50 000нән артык җиләк куагы үстерергә мөмкинлек бирә. Мондый теплицаны җитештерү өчен, уртача алганда, ике атнага якын вакыт китә һәм тагын ике атна конструкцияне монтажлауга. Барысын да тиз эшлибез, чөнки хәзерге вакытта җитештерүдә 88 кеше эшли. Чимал сатып алу гына  бердәнбер проблема булып тора,- дип сөйләде калай-түбә цехының фәнни-җитештерү предприятиесе директоры Ратмир Книгин.
    Аннары очрашуда катнашучылар «Кощак» потенциаль сәнәгать мәйданчыгы, «Казаньгидропласт» ПК ҖЧҖ, Муллагалиев КФХ, «Ак барс» кошчылык комплексы» ҖЧҖ территориясен карадылар һәм үзмәшгуль Данияр Гомәровның өйдә сыр ясау технологиясе белән таныштылар. Эшмәкәрләр төп проблемаларны атап үтте – өстәмә инфраструктураларга, экспортны киңәйтүгә, шулай ук участокларга керү юллары һәм базарда сату нокталарына ихтыяҗ.
    - Баланс комиссиясе форматында, без Татарстан Республикасының һәр районына барабыз. Һәр муниципаль берәмлек кече һәм урта бизнесны үстерүнең торышы турында сөйли. Бүген без хезмәттәшләр белән берлектә эшмәкәрлек эшчәнлеген контрольдә тоту һәм күзәтү буенча эшмәкәрләргә мәгълүмат җиткердек. Бу үз хезмәте белән акча эшләүче һәр эшмәкәр үзенең һөнәри керемнәренә салым салу кагыйдәләрен һәм законнарын белсен өчен эшләнә. Без кайбер предприятиеләрдә булдык һәм урыннарда булган проблемалар белән таныштык. Кооператив чылбырларын ачыклау бу баланс комиссиясенең нәтиҗәсе булып тора. Моның өчен без республикада ТР Дәүләт заказы агентлыгы базасында биржа мәйданчыклары агрегаторы кебек механизм эшләдек, анда эшмәкәрләр үз заказларын, продукцияләрен тәкъдим итә һәм бер- берсен таба алыр иде, - дип сөйләде безгә ТР Икътисад министрының беренче урынбасары Рөстәм Сибгатуллин.
    Бу Мәскәүнеке түгел, ә Татарстан «пропискасы» булган бердәнбер мәйданчык. Биредә бюджеттан тыш учреждение эшмәкәрләре үз заказларын урнаштыра, ә башка эшмәкәрләр үз продукцияләрен тәкъдим итә алалар. Мәйдан май аеннан бирле эшли, хәзер бу агрегаторда бюджеттан тыш 145-150 учреждение теркәлгән, алар заказлар урнаштыралар, 1000гә якын торг булган инде.
    - Без хәзер районда башка предприятиеләрне үстерү өчен нинди резервлар булуын аңларга тырышабыз. Мәсәлән, нинди дә булса продукт җитештергәннән соң калдыклар кала, алар еш кына нинди дә булса башка җитештерү өчен чимал булып тора. Болар барысы да инвестицион өлкә булып тора. Нәкъ менә шундый проектларны без район дәрәҗәсендәге инвестиция меморандумына кертергә һәм шәхси үсеш планын төзергә һәм әлеге проектның нәкъ менә шушы территориядә калуы һәм үсеше өчен һәртөрле ярдәм чаралары күрсәтергә ниятлибез, - дип өстәде Рөстәм Сибгатуллин.
    Моннан тыш, ведомство вәкилләре түбәндәге темалар буенча  кече һәм урта бизнеска ярдәм итү ысуллары турында өйрәтүләр үткәрде: «Биржа мәйданчыгында сәүдә итүнең заманча инструментларына өйрәтү», «Яңа сату базарларын эзләү», «Үзмәшгуль булу гади, отышлы һәм гадел», «Үсеш өчен яңа мөмкинлекләр», «Хисаплар һәм взносларсыз», «Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерүе белән килгән очракта нәрсә эшләргә?», «Салым органы карары буенча банк счетын блокировкалаган очракта нишләргә?» һәм башкалар.

     

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: