Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәкегә чуму һәркемнең үз ихтыярында

Православие христианнары 19 гыйнварда иң борынгы бәйрәмнәрнең берсе булган Качману бәйрәмен билгеләп үтә. Бу бәйрәм Иордан елгасында Чукындыручы Иоанның Иисус Христосны чукындыруы хөрмәтенә билгеләнгән. Без дин тотучыларның бу вакыйганы ничек бәйрәм итәргә тиешлеген, безнең районда коену өчен кайда махсус урыннар оештырылачагын белдек.

Бу көнне суны аруландыру гамәле кылына, христианнар исәпләвенчә, бу су бик шифалы һәм зур кодрәткә ия, Иисус Христос кергәннән соң Иордан елгасы суы да шундый булган.
- Ул чукынганнан соң, күктән Ходай тавышы ишетелә, ул аны үз улы дип атый, аңа күгәрчен образында Изге тын иңә. Без шул рәвешле, изге өчлекне күрдек, шул вакыттан Аллага якынаю башлана. Бу бәйрәмнең асылы менә шунда инде, - диде Питрәч авылы Изге Николай чиркәве настоятеле Владимир атакай.
- Качману бәйрәме безне рухи халәтебез, иманыбыз турында уйланырга мәҗбүр итә. Кешеләр бәкедә коенуга кирәгеннән артык игътибар бирә. Православие динендәге кеше өчен иң мөһиме, тәүбәгә килү, язык әйтү, өлеш алу - дип билгеләп үтте ул. – Шуңа күрә, бу бәйрәмне, башка православие тантаналары кебек үк, иң элек чиркәүгә бару белән билгеләп үтәргә кирәк.
Руханилар бәкегә чуму – үз ихтыярың белән башкарыла торган гамәл дип әйтә, Качману купеле елның елында бик күп кешене җәлеп итә. Кышкы суыклар да моңа комачауламый.
- Безнең районда җиде авылда коену өчен махсус урыннар оештырылачак. Монда гадәттән тыш хәлләр хезмәте, полиция һәм медицина хезмәткәрләре кизү торачак. Бу, беренче чиратта, кешеләр куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк, - дип билгеләп үтте җирле янгын-коткару гарнизоны башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Александр Ильин.


Аркатау, Пановка, Керәшен Сәрдәсе, Иске Кощак һәм Рус Казысы авылларында ябык купельләрдә су коенып булачак. Олы Дүртөйледә чишмәдә су сибенергә мөмкин, Көектә бозлы суда күлдә коенып булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса