Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәхет өчен күп кирәкми

Безнең районда сокланып туймаслык, башкалар өчен үрнәк булырдай, рухландыручы хатын-кызлар аз түгел. Ел саен шундый гүзәл затларыбыз “Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы” республика конкурсында катнаша. Без сезне быел анда катнашучылар белән таныштыруыбызга бик шатбыз.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, конкурс ел саен Татарстанда “Татарстан хатын-кызлары” региональ иҗтимагый оешмасы, шулай ук ТР профсоюзлар федерациясе, республиканың хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле инициативасы буенча ТР Президенты хуплавында үтә. Анда берничә номинация тәкъдим ителә. Аларның дүртесендә питрәчлеләр дә катнашачак. Берничә көннән Балык Бистәсендә конкурсның зона этабы үтәчәк.

“ХАТЫН-КЫЗ – АНА”
Ленино-Кокушкинодан нәфис буйлы, сөйкемле хатын-кыз Елена Курбанованы беренче карашка биш бала анасы дип әйтеп булмый. Аның олы кызына унсигез яшь, ә кечесенә – бары алты ай гына. Елена Петровна көне-төне балаларын тәрбияләү белән мәшгуль, бу бер дә җиңел түгел, шулай да бу аны бәхетле генә итә.
- Мин яшь чагымда шундый зур гаиләм булыр дип күз алдына да китермәгән идем, - диде яшереп тормыйча Елена. – Балачакта мин үземне эшкә багышлау турында хыялланган идем, банк мәктәбен тәмамладым, аннары авыл хуҗалыгы институтын. Гаиләм барлыкка килгәч, карьера икенче планга күчте. Мин язмышымның шулай корылуына бик шатмын, һәм бәхетлемен. Балалар тормышымның мәгънәсе, алар минем шатлык-куанычларым.
- Безнең әниебез герой ана, - ди олы кызы Саша. – Ул һәрвакыт безгә ярдәм итә, безне ярата, кайгырта, без аны бик яратабыз.

“ХАТЫН-КЫЗ – ЕЛ ҮРНӘГЕ”
Татьяна Николаевна Угарова Питрәчтәге “Шатлык” социаль приютына лаеклы ялга чыкканнан соң музыкаль хезмәткәр булып эшкә урнаша. Ул аңа кадәр 38 ел шундый ук вазыйфада балалар бакчасында эшләгән. Баштарак бер-ике ел гына эшләп алырмын дип уйлаган ул, шулай да менә инде сигез ел ул көн саен сабыйлар янына ашыга. Балалар аның өчен һәрвакыт беренче урында.
Татьяна Николаевнаның кечкенә укучылары төрле конкурсларда зур уңышларга ирешә, чөнки алар җитәкчеләре белән яратып иҗат итәләр – җырлыйлар, бииләр, сәхнә күренешләре һәм спектакльләр уйныйлар, декоратив-кулланма сәнгать белән шөгыльләнәләр.

Татьяна Николаевна да һәр укучысына якын килә белә. Ул аларның барысын да чараларга җәлеп итә, аларга рольләр сайлый, костюмнар тегә, кешеләр алдында чыгыш ясаганда курку хисләрен җиңәргә ярдәм итә.

Ул һәр балага көченнән килерлек һәм күңеленә ошарлык эш таба, аларның күңелләрен җылыта, аларны иҗат белән дәвалый.
Аның тагын бер зур куанычы - Никитаның уңышлары. Угаровлар аны җиде ел элек үзләренә тәрбиягә алган, шуның белән алар ата-анасыз калган малайның тормышын мәңгегә үзгәрткән алар.
“Хатын-кыз – ел үрнәге” номинациясендә чыгыш ясаячак тагын бер конкурсант Ольга Алексеевна Миндукова. Ул Питрәчнең “Кыңгыраучык” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
- Ольга Алексеевна безнең балалар бакчасында 2005 елдан бирле эшли, ул бик актив, иҗади кеше, ул нәрсәгә генә алынса да, барысын да булдырып чыга, - ди аның турында хезмәттәшләре, - шуңа күрә аны лаеклы рәвештә һәркемгә үрнәк дияргә була.
- Мин үземнең төп уңышым дип өч баламның – Илья, Владимир һәм Анастасиянең уңышларын саныйм. Шулай ук һөнәри уңышларым да бар - мин күп кенә конкурслар призеры һәм лауреаты, узган ел “Ел тәрбиячесе” республика конкурсы финалисты булдым, миндә тәрбияләнүчеләр дә бүләкләр яулады. Моннан тыш, мин безнең балалар бакчасының профсоюз оешмасы рәисе дә, бу эшне дә яратып башкарам, аңа зур игътибар бирәм.

“МИНЕМ ЯЗМЫШ – МИНЕМ ҺӨНӘРЕМ”
Шәледән Тәслимә Габделхәй кызы Миндубаева кырык биш ел терлекчелектә эшли. Мәктәпне тәмамлаганнан соң ул җирле колхозга эшкә урнаша. Ә берничә елдан соң фермага бозау караучы булып күчә һәм бүгенгә кадәр шунда хезмәт куя, ә бит ул инде берничә ел лаеклы ялда.
- Терлекләр даими игътибар һәм тәрбия таләп итә, минем карамакта илледән алып ике йөзгә кадәр бозау була, - диде Тәслимә Габделхәевна. – Алар белән ял итеп булмый. Әле йорт хуҗалыгы да бар бит. Әмма минем эшемне ташлыйсым килми, ул миңа бик ошый, өйдә утыруы да күңелсез булыр иде.
Ул үзенең хезмәт уңышлары өчен мактау грамоталары белән күп тапкырлар бүләкләнә. Берничә тапкыр авыл хуҗалыгы алдынгылары слетында, Сабан туйларда катнаша. Тәслимә
 Габделхәевна сайлап алу турында үзен бик иҗади кеше буларак күрсәтте – “Зөбәрҗәт” халык ансамбле белән креатив визитка әзерләгән, яраткан эше турында җыр һәм берничә сәхнә күренеше белән сөйләп бирде.
Социаль хезмәткәр Земфира Абласовна Гобәйдуллина да үз эшенең чын остасы.
- Инде биш ел аралашуга, кайгыртуга һәм яклауга мохтаҗ булган кешеләргә – ялгыз картларга, ветераннарга, инвалидларга ярдәм итәм. Мин үземне башка эштә күз алдына да китермим, - диде Земфира Гобәйдуллина. – Үземнең карамактагы кешеләргә шатлык өләшү миңа бик ошый.
Хәзерге вакытта аның карамагында Питрәчтән алты кеше. Алар аның килүен зур түземсезлек белән көтеп торалар. Алар үзләренең соцхезмәткәрләренә бик рәхмәтле. Ул һәрвакыт җылы сүзләре белән күңелләребезне дәвалый, ди алар. Алар шуңа да үзләрен күпкә яхшырак хис итә.

“ХАТЫН-КЫЗ – МӘДӘНИЯТ ҺӘМ РУХИЯТ”
Тагын бер конкурсант Наталья Александровна Колыхалова сайлап алу турында турыдан-туры катнаша алмады, әмма бик якшы презентация әзерләгән иде.
Наталья Александровна – район мәдәният йортында методика бүлеге мөдире, “Селяне” ансамбле вокалисты. Хезмәттәше Илнур Хәлимов белән ул бу ансамбльне һәм “Домисолька” балалар коллективын җитәкли. Гомумән, үзе әйтүенчә, Наталья биш яшьтән сәхнәдә чыгыш ясый икән инде, югары сыйныфларда укыганда тормышын мәдәният белән бәйлим дигән карарга килгән. Ростов сәнгать училищесын тәмамлый һәм шул вакыттан бирле инде озак еллар бу өлкәдә эшли, уңышларга ирешә, төрле бүләкләр яулый. Ул һәрвакыт яңа проектларны гамәлгә ашыра һәм район мәдәният бүлегенең барлык инициативаларында катнаша.

Передалась ее любовь к сцене и детям, особенно сыну Александру. В прошлом году он стал выпускником районной детской школы искусств, где танцевал в коллективе «Саяхат».

Аның сәхнәгә булган мәхәббәте балалрына да, аеруча да улы Александрга да күчә. Узган ел ул  район балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, анда ул “Сәяхәт” коллективында биегән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса