Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәлагә тарыганда бер чылтыратуыгыз җитәчәк

Муниципаль районнар башкарма комитетларында гражданнарны саклау идарәсе төзелә. Анда дүрт диспетчер һәм бер җитәкчедән торган бердәм кизү тору - диспетчерлык хезмәте (ЕДДС) булачак. Аларның төп бурычы - гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда барлык катнашучы хезмәтләрнең вакыйга нәтиҗәләрен тиз арада бетерүне оештыру.

Әлеге хезмәтләрнең халык белән элемтәсен тәэмин итү өчен бердәм чакыру номеры төзелә - "112".Тиз хәрәкәт итүче хезмәтләрне чакыру "бер тәрәзә" принцибында оештырыла. Бу бәлагә тарыган кешегә "112" номерын җыеп, аңа нинди хезмәт кирәклегендә уйланып тормас өчен кирәк. Монысын ЕДДС диспетчеры уйлаячак.
Бүген ЕДДС диспетчерлары тупланган. Алар ГО һәм гадәттән тыш хәлләр буенча ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы укыту-методик үзәгендә стажировка узган. Питрәч янгын частендә практика үтәләр. ЕДДС башлыгы район башкарма комитет җитәкчесенә турыдан-туры буйсына.
Закон нигезендә һәрбер кеше аны саклауга хокуклы. Урыннардагы муниципаль хакимият үз гражданнарының тынычлыгын һәм якланганлыгын тәэмин итәрлекме? Әйе. Моның өчен районда бөтен шартлар тудырылган. Тиз эш итү хезмәтләре эшли, шуларның иң мөһиме - ЕДДС. Гадәттән тыш хәлләрне бетерү бурычларын тиешле анализсыз һәм бердәм идарә булмый торып үзвакытында хәл итү мөмкин түгел. Тиешле идарә булмаганда, муниципаль район карамагындагы барлык техника файдасызга торачак. Шуның өчен дә районда ЕДДС төзелде. Ул муниципаль районның көндәлек идарәсе, аның күзе, колагы һәм район башлыгы куллары, ахыр килеп, эштән бушаган аралыгында кабул итү бүлмәсе. Башкача әйткәндә, райондагы идарә итү, мәгълүмат җыю-тапшыру үзәге.
ЕДДС оештыру өчен федераль, республика һәм муниципаль дәрәҗәдә норматив-хокукый нигез алдан ук салынды. Әлеге хезмәткә килүче бөтен мәгълүмат эшкәртелә һәм гомумиләштерелә. Хәбәрнең мөһимлеге, гадәттән тыш хәлнең масштабы, кабул ителгән һәр хәбәр буенча кабул ителгән чаралар һәм әйтелгән тәкъдимнәргә карап, нигезле карарлар әзерләнә һәм кабул ителә. Җәлеп ителгән уртак көчләр һәм средстволар турында район башлыгына, муниципаль районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе рәисенә, идарәнең үзара эш итүче органнарына, шулай ук гадәттән тыш хәлләрне бетерүгә тартылган барлык кизү тору-диспетчерлык хезмәтләренә җиткерелә.
Көндәлек тормыштан бер мисал китереп үтәм. Кышын Петров урманында аучы адаша. Кеше туңа башлый. Бәхетенә, үзе белән кесә телефоны була. Ул "01", аннары "112" номерларын җыя. ЕДДС диспетчерына вакыйга турында хәбәр итә. Диспетчер хәбәрне кабул иткәч, янгын частеннан зыян күрүчене коткаручылар төркеме җибәрә.
Шулай итеп, әгәр сезнең белән берәр бәла-каза булса, "01" яки "112" гә чылтыратыгыз һәм сезгә ярдәм итәрләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса