Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Богородск авыл җирлегендә сарайлар сүтелә, юллар салына, су башнясы күчерелә

Узган атнадагы эш нәтиҗәләре белән таныштырабыз

Богородск авылында иске сарайлар сүтелде. Алар законсыз, янгын куркынычы тудыралар иде. Киләчәктә бу урында балалар спорт мәйданчыгы төзеләчәк.

Гильдеево авылында дәүләт программасы буенча 40 яктыркыч җайланма урнаштырылды.

Богородскның Центральная урамы буенча 8 яктырту баганасы һәм 5 җайланма куелган. Шул ук урамда яшәүчеләрнең соравы буенча юлга вак таш җәяләр, тагын 40 метр чамасы юлга җәясе калган.

Гильдееводагы су башнясын Көек авылына күчерделәр. Моның сәбәбе шунда, көеклеләр җәйге вакытта су кытлыгы кичерә. Бу проблеманы хәл итү өчен өстәмә башня куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса