Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Богородск авылында яңа парк булачак

Богородск авыл җирлегендә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча «Алмагач бакчасы» паркы төзелә.

Хәзерге вакытта паркта җир эшләре бара, тиздән җирне брусчатка, асфальт һәм резин өслек белән каплаячаклар. Шулай ук агачлар һәм стелла өчен яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла.
Паркны юкка гына «Алмагач бакчасы» дип атамаганнар. Аның территориясендә алмагач, чыршы, тополь һәм нарат утыртылачак. Мондый бакча буйлап йөрүе үзе бер күңелле, рәхәт булачак.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, паркның нинди булачагын Богородск авылы халкы үзләре сайлаган. Гыйнвар аенда ук аларны төзекләндерү концепциясе буенча җәмәгатьчелек фикер алышуына чакырдылар. Һәр тәкъдимне исәпкә алдылар һәм кабул иттеләр.
Элек бу территориядә төрле сугыш ветераннары тарафыннан алмагач аллеясы утыртылды һәм ак гвардиячеләр тарафыннан татар революционеры һәм сәяси эшлеклесе Мулланур Вахитов кулга алынуы истәлегенә Стелла урнаштырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса