Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәрәңге белән ашлыкны тиз алып бетерделәр

Шимбә көнне район үзәгенең ачык базарында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде. Анда авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар һәм эшмәкәрләр үз продукцияләрен тәкъдим итте. Питрәчлеләргә һәм кунакларга яшелчә, җиләк-җимеш, сөт һәм сөт продукциясе, колбаса әйберләре, балыкны күпләп саттылар.

Сәүдә иртәнге 8 сәгатьтә башланды. Халык бик күп килгән иде. Инде ярты сәгать эчендә күп товарлар сатылып та беткән иде.
Кощактан килгән машина янында чират иде. Авыл хуҗалыгы предприятиесе кешеләргә юнь бәядән бәрәңге алып килгән иде. Сөенечтән аны күз ачып йомганчы алып та бетерделәр. Соңрак килгәннәргә калмады да. Өлгермәгәннәр 15 сумнан кышка туплап куячак инде. Чөнки башка сату нокталарында бәрәңгене шул бәя белән саталар.
- Кышка җитәрлек итеп алырга уйладык әле. Ярый, өлгердек. Яз көне бит аның бәясе 40 сумнан булачак! - ди бер апа.
"Үшнә" балык хуҗалыгы бу көнне карп балыкларын 130 сумнан сатты. Балыктан авыз итәргә теләүчеләр шулай ук күп иде.
Шәлеләр ашлык алып килгән иде. Сабан бодаеның килограммы 7 сумнан тәкъдим ителде. Аны да бик тиз генә сатып алып бетерделәр. Арпа 8 сумнан иде. Борчак һәм уҗым арышы 6 сумнан сатылды.
Ярминкәгә килүчеләргә аңа суйган хайван ите дә сатуга куелган иде. "Неялово" хуҗалыгы дуңгыз итен 160-170 сумнан сатты. Алар янында сыер итен дә сатырп торалар иде. Аның бәясе - 240 сум. Шәхси хуҗалыктан китергәннәр иде анысын. "Ак барс" кошчылык комплексы продукциясен ике машина белән алып килгән. Берсендә - кош ите, икенчесендә - колбаса, йомырка, ысланган әйберләр белән сату иттеләр. 3 категорияле йомыркаларны 1 сум 90 тиеннән, 2 категориялесен 2 сум 80 тиеннән тиз арада алып бетерде халык. Сатучы тагын алып киләчәкләрен хәбәр иткәч кенә тынычландылар.
"Ватан" хуҗалыгы сөтне 25 сумнан сатты. Эремчекне 65 сумнан алырга була иде. Каймакның бер савыты - 50 сумнан сатылды.
"Рафиков" шәхси эшмәкәре өч ай ярымлык казларын 420 сумнан сатып тора иде.
Умарта тотучылар балның 3 литрлы банкасын 1200 сумнан сатты. Шулай ук сөт, эремчек, алма сатучылар да бар иде.
"Газовик" бу көнне 3 рулон саламны 1000 сумга сатты. "Соя Колай" печән рулонын шулай ук 1000 сумнан тәкъдим итеп тора иде. "Рацин Шәле"дә печәннең рулонына1300 сум сорыйлар иде.
Ярминкәдәге җанлылык авыл хуҗалыгы товарларын халыкның бик теләп алуын күрсәтеп торды.
- Ярминкәләргә еш киләм. Быелгысы кебек күп продукция тәкъдим ителгәнен бик үк хәтерләмим әле. Балык та, сөт һәм ит әйберләре күп төрле сатылды, - диде фикерләре белән уртаклашып Лилия Шакирова. - Бар да сыйфатлы, кыйммәт түгел, - дип өстәп куйды ул канәгатьлеген күрсәтеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X