Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Бөтен авыл минем укучым...”

Ветеран укытучы, 40 ел гомерен балалар укытуга багышлаган Зарипова Мөслимә Гариф кызына 90 яшь тулды. Аны олы бәйрәме белән тәбрик итеп, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин үзе котлау кәгазе юллады. Шушы көннәрдә районыбыз башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин делегациясе дә Шәлегә барып, Мөслимә апаны тәбрик итеп кайтты.

Мөслимә апаның йортыннан бу көннәрдә кунаклар өзелеп тормый. Әнә укучылары барысы да җыелышып килеп тәбрик иткәннәр. Соңыннан бергәләп ифтар мәҗлесе үткәргәннәр. Мөслимә апа аларга күңелендә булган рәхмәт хисләрен сүз белән генә әйтеп бетерә дә алмый. Ә бит бу хөрмәтләүләргә тырыш хезмәте нәтиҗәсендә лаек булган.
1930-1931 елларда мәктәпкә укырга керә ул. 1 нче сыйныфта ярты ел укуга, укытучысы аны ике нчегә күчерә. Бу сыйныфта аны Тукайның сөйгән кызы Зәйтүнә Мәүлетова укыта. 3 нче сыйныфка укырга килгәндә Зәйтүнә булмый инде. Ул вакытта авылда янгын чыгып, 200 гә якын йорт янып бетә. Шул янгыннан соң Зәйтүнә Мәүлетова авылда башка күренми.
Бик яхшы укый ул, җиденчене бетерүгә, мәктәптә 8 нче сыйныф ачыла. Шулай итеп авылда беренче тапкыр урта мәктәп булдырыла. Ул елларда Мөслимә апаны Алишев Салих (Абдулла Алишның туганы), Алкина Файза, Садыйкова Фәйрүзә, Мөхәрләмов Гарафша, Җиһаншина Рабигалар укыта. Алар Мөслимә апаның күңеленә белемле, акыллы гына түгел, мәрхәмәтле, кешелекле дә булып кереп калган.
- Җиденчедә укыганда бер күземә ак төште. Әти хастаханәгә алып бармады. Шул вакытта укытучым Алкина Файза апа үзе Питрәчкә алып барып, күземне дәвалатты. Күзем төзәлеп китте. Шуны һич тә онытасым юк, - дип искә ала ул.
10 нчы сыйныфны алар 5 бала тәмамлый. Бу вакытта Таһиров Шәйхи мәктәп директоры була. Үз акчасына чыгарылыш кичәсе үткәрә. Шул вакытта аны район мәгариф бүлеге мөдире итеп куялар. Үзенең биш чыгарылыш укучысын ул район мәктәпләре буйлап укытучы итеп тарата. Шулай итеп, 10 нчы сыйныфны тәмамлауга ук Мөслимә апа туган мәктәбендә укытучы булып эшли башлый. Әле бит укытучылыкка кәгазь дә кирәк. Ул вакыттагы Казан педагогика техникумына барып, рус теле, партия тарихы, география, башлангыч сыйныфларны укыту методикасы буенча имтихан бирә. Барысын да яхшы билгеләренә тапшыра. Шул вакытта сугыш башлана. Сугыш елларында колхоз һәм мәктәп комсомол секретаре була.
Ул елларны иң авыр чор итеп искә ала ул. Мәктәп салкын, укучылар ач, киемнәре иске. Укудан соң колхозга эшкә чыга, балалар белән башак җыя, көлтә ташый. Җәй көннәрендә арба тартып 50 әр килограмм капчыклар салып Казанга задание илтәләр. Авылдашлардан заемнар җыялар, агитаторлар булып йөриләр. Кич белән клубта төрле кичәләр, концертлар үткәрәләр.
- Сугыш беткәндә ТатЦИКта укыта идем, митинг булды, барыбыз да шатлыктан елаштык, - дип искә ала ул.
Бөтен белемен, гомерен балалар укытуга багышлаган ханым гомер юлдашын да мәктәптә очрата. Тормыш иптәше Габдулла абый география укытучысы була. Алар 56 ел да 5 ай бергә аңлашып, тату гомер кичерәләр. Икесе дә бер үк Казанда кайнагач, барлык уй-фикерләре уртак була. Мөслимә апа кызы Назилә тугач, декрет ялында да 24 көн генә утыра. Аны эшкә чакыртып алалар.
Мөслимә апаның укучылары арасында авылның иң күренекле кешеләрен күрергә мөмкин. Танылган журналист Мәгъсүм Гәрәев, табиб Мәрзия Мөхәммәтҗановалар аның беренче укучылары. Тагын бик күп кенә юрист, табиб, укытучы, икътисад белгечләре, хәрбиләрнең беренче укытучысы ул.
1971 елда тырыш хезмәте өчен Мөслимә Гариф кызы Почет билгесе ордены белән бүләкләнә. Аннан тыш та бик күп мактау кәгазьләре, медальләр иясе ул. Тик алар Мөслимә апа өчен мөһим түгел. Аның өчен иң кыйммәте - укучыларының игътибары.
- Мин авыр, шулай да бәхетле тормыш юлы үттем, чөнки бик яшьли эшләп, эшемне яратып үстем, - ди Мөслимә апа.
Ул тормышны ярата. Бүген дә басма матбугат белән танышып, телевизордан яңалыкларны карап тора. "Алга"ны көтеп алам, бик яратып укыйм, ди. Мөслимә апа әле тагын "Ак Барс" хоккей командасының тугъры җанатары да. Кызы Назилә апа: "Минем әлегә кадәр кыяр тозлаганым, кайнатма кайнатканым юк, барысын да әни башкара", - ди. Назилә апа дигәннән, менә җиде ел инде әнисенә терәк булып аны тәрбияли ул. Оныгы да, оныкчыклары да кайтып, хәлен белеп торалар.
- Шәледә иң бәхетле кешедер мин, - ди Мөслимә апа, - укучыларымның игътибарын, рәхмәтен тоеп яшәүгә ни җитә?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса