Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу көннәрдә Питрәч аграрийларның бөтен көче терлек азыгы әзерләүгә юнәлдерелгән

Авылларда кызу печән өсте

Районның кайбер хуҗалыкларында сенаж базлары һәм печән складлары  инде азык белән тулы. 15 июльгә «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖдә 11230 тонна сенаж һәм 3200 тонна печән, «Агролак» ҖЧҖдә - 4029 тонна сенаж, Муллагалиев А.Р. крестьян-фермер хуҗалыгында – 3000 тонна сенаж, 600 тонна печән, «Рацин-Шәле» ҖЧҖдә – 2940 тонна сенаж һәм 711 тонна печән, «Макс-Ойл» ҖЧҖдә 850 тонна печән әзерләнгән.

 

«Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторлары Ранис Гыйззәтуллин, Илшат Әхмәтов һәм Николай Аксенов мул уңыш алуга бик шат.

 «Ак барс Питрәч» ҖЧҖнең печән басуларында 400 килограммлы тюклар җылы яңгырдан соң  үсеп чыккан гөмбә кебек  тезелешеп торалар.
- 12 июльдә икенче чабуга керештек, - дип сөйли хуҗалык агрономы Айрат Миңнуллин. - Һава шартлары яхшы булуы басуларда мул уңыш үстерергә мөмкинлек бирде. Шуңа күрә азык әзерләү буенча планны үтәдек, әмма резервлар бар әле.


Күләгәдә һава температурасы +35 градустан югарырак,  шушындый кызуда басуларда азык әзерләүче механизаторлар Илнар Заһидуллин һәм Илшат Сафин, чабуда Николай Аксенов, пресслауда Илшат Әхмәтов һәм Ранис Гыйззәтуллин, печән ташуда Фәнис Шәйдуллин һәм Рөстәм Нигъмәтҗанов, төяүдә Павел Семенов һәм эскертләүдә Владимир Петров тырышып эшлиләр.


Николай Аксенов тумышы белән Надеждинодан, туган хуҗалыгында кырык елга якын механизатор булып эшли, аның артыннан яшь хезмәттәшләре, районның алдынгы механизаторлары Илшат Әхмәтов һәм Ранис Гыйззәтуллин пресс-җыйгычларда эшли.


- 400 килограммлы бер тюк печән пресслау өчен 30-40 метр гына ара үтәргә кирәк, - диләр Илшат белән Ранис. Быел печән күп, бер көндә 800дә артык тюк әзерлибез.


260 гектарлы бу басуда 6000нән артык тюк әзерләнде инде. Әйе, көннәр эссе. Әмма без моңа игътибар итмибез,  яңгырлар булмаганда һәр минуттан файдаланып калырга тырышабыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса