Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бу кызлар фәндә үз урыннарын тапты

Питрәчтән Вараксиннар гаиләсе ике фән кандидаты тәрбияләп үстергән. Бер кызлары - медицина фәннәре кандидаты, икенчесе - химия фәннәре кандидаты.

Сез моның булуы мөмкин түгел, бик сирәк күренеш диярсез. Ә менә Екатерина Макарова белән Николай Давыдович Вараксиннар моны гадәти күренеш кебек кабул итә.
Өлкән кызлары Галина Николаевна Гайнуллина (Вараксина) Казан дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлаган. Әле мәктәптә укыганда ук Мәскәү физика-техника институты каршындагы мәктәпне читтән торып бетерә. Шушы белеме нәтиҗәләре буенча аны Мәскәүгә чакыралар һәм әлеге институтка имтихансыз кабул итәләр. Әмма гаиләдә Мәскәүдә бер ялгызына кыенга туры килер дип уйлый. Шуның өчен Галина Казан мединститутына барырга ният кыла. Икенче курста укыганда ук дүртенче курслар белән бергә фәнни конференциядә катнаша, анда икенче урын яулый. Шул конференциядән соң Галина гинекология укытучысы Дина Петровна белән дуслашып китә. Институтны кызыл диплом белән тәмамлаганнан соң яшь белгечне Түбән Кама хастаханәсенә эшкә чакыралар. Студент чагында ул анда практика үткән була.
- Кызыма тиз арада фатир да бирергә вәгъдә иткәннәр иде. Мин каршы төштем. Казанда да эш җитәрлек, безне ташлап китмә, - дидем дип искә ала ул чакларны Екатерина ханым.
Шулай итеп кыз Казанда кала, Даурская урамындагы хатын-кызлар консультациясенә урнаша. Аннары Дина Петровна тәкъдиме белән ГИДУВның әйдәп баручы белгече, медицина фәннәре докторы Мальцева Галинага фәнни эшен дәвам итәргә куша. Аның ире - Доктор Мальцев ул чагында Гаиләне планлаштыру үзәге директоры булып эшли. Галинаны шушы үзәккә эшкә урнаштыралар. Бер үк вакытта кандидатлык диссертациясе эше дә башлана. Ләкин эш өзелеп кала. Галина кияүгә чыга һәм бәби таба. Балага 2 яшь чагында кандидатлык диссертациясен яклый ул. Аннары ГИДУВта эшли, студентлар һәм аспирантлар белән шөгыльләнә. Бүгенге көндә Галина Гайнуллина эре фармакология компаниясендә төбәк менеджеры булып эшли. Ул Урал аръягындагы һәм Владивостоктагы эшне күзәтә. Бер атна өендә булса, икенче атнасында командировкадага чыгып китә. Тормыш иптәше Рөстәм -фәннәр докторы, профессор, Казан милли тикшеренү технологик университеты кафедра мөдире. Аларның кызлары 7 нче сыйныфта укый.
Кече кызлары Елена Николаевна Вараксина, апасы кебек, Питрәч 1 нче мәктәбен алтын медальгә тәмамлаган. Ул да апасы укыган уку йортына керергә тели, әмма 70 меңгә якын акча таләп итәләр. Югыйсә, Елена имтихан нәтиҗәләре буенча керә алган булыр иде. Бөтен сынауларны бирә, әмма акчасыз конкурстан уза алмый. Елена документларны ала да, Казан дәүләт университетының химия факультетына илтеп бирә. Шулай итеп бернинди имтиханнарсыз да укырга керә. Эш шунда, кыз чыгарылыш сыйныфында укыганда химиядән республика олимпиадасында икенче урын яулаган була. Аннары химфак шул ук елның язында үз имтиханын уздыра. Анысын да Елена бик яхшыга тапшыра. Шуңа күрә дә бу факультетка ике исемлек буенча уза һәм кызыл диплом белән тәмамлый.
Уку чорында практиканы А.Е.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институтында уза. Бик катлаулы булган фосфор химиясеннән специальләшә. Шунда ук аспирантурага да чакыралар үзен. Өч елдан соң Елена кандидатлык диссертациясе яклый, фәнни хезмәткәр булып эшләп кала. Бу эшендә ун ел буе эшли. Узган ел башка эшкә күчә. Елена фәндә зур үрләр яулый. Бу уңышлары грантлар, премияләр, медальләр белән билгеләп үтелә. Мәсәлән, ул 200 мең сумлык грант ота. Шул ук елда 150 сумлык грант ота, шуның бер өлешен лаборатория реактивларына, бер өлешен шәхсән үзенә тота. 2006 елда Россия фәннәр академиясе игълан иткән бәйгедә Елена Вараксинаны да билгеләп үтәләр. Аны истәлекле медаль һәм 30 мең премия белән бүләклиләр. Шуннан соң А.Е.Арбузов исемендәге институтта өлкән фәнни хезмәткәр итеп билгеләп куялар.
Бөекбританиядә узган Бөтендөнья химиклар конгрессында ул инглиз телендә доклад ясый. Анда үзенең яңа ачышын тәкъдим итә. Аңа бу илдә калырга тәкъдим итәләр. Әмма ул ризалык бирми. Инглизләр аңа Бөекбританиянең ике әләмен бүләк итәләр. Биш елдан соң Елена Кытайда узган Халыкара химиклар конгрессында катнаша.
Фән кандидатларының әнисе Екатерина Макаровна кызларының тагын да югарырак фәнни дәрәҗәләргә ирешәчәкләренә һич тә шикләнми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса