Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Буыннар элемтәсе коллективны туплый

Һәрбер эш, вакыт үтү белән, тормыш рәвешенә әйләнә. Әмма һәрбер кеше дә тормыш өчен куркынычлы, зур җаваплылык, теләсә нинди вакыйгаларда, көндез генә түгел, төнлә дә тиз арада эш итәргә әзер була алмый. Ә менә Питрәч эчке эшләр бүлегендә мондыйлар аз түгел. Алар яраткан эшләренә бик җаваплы карый һәм күптән инде...


Ветеран

Эчке хезмәт подполковнигы Фәридә Сибгатова эчке эшләр органнарында 30 елдан артык хезмәт иткән. Бүгенге көндә Фәридә Гатаулла кызы - Питрәч эчке эшләр бүлеге ветераннар советы рәисе булып тора. Моннан тыш ул полициянең участок уполномоченныйлары хезмәтенең баш белгече. Эше, элеккечә, күп. Эч пошарга да вакыт калмый.
- Мин элек хөкемгә тартылганнар белән эшлим. Моннан тыш яшь белгечләрне өйрәтәм, - ди Фәридә Гатаулловна. - Кайбер вакытта мактыйм, кайбер чакны сүгеп тә куям. Аларга бар белгәннәремне, тәҗрибәмне кызганмыйм. Алар да, үз чиратында, өйрәнергә, колак салырга әзер. Кайчандыр мин дә шундый идем бит. Минем остазларым дип криминаль полициянең элекке башлыгы Василий Глуховны һәм паспорт өстәле җитәкчесе Галина Левицкаяны саныйм. Бу кешеләр үрнәк иделәр һәм мине күп нәрсәгә өйрәттеләр. Хәзер менә үзем яшьләр остазы булып торам. Бу яхшы дип беләм, аларның эшләү теләге бар. Егетләр әзерлекле булып киләләр. Алар кая барганнарын яхшы аңлый һәм шуңа да вазифаларына җаваплы карыйлар. Эшләвем вакытында кем генә булмадым? Кадрлар бүлегендә дә эшләдем, хөкем ителгәннәр белән дә, балигъ булмаганнарны да туры юлга чыгардым, вакыйгалар үзәгендә - җинаятьләр ачканда да катнаштым. Җитәкче урыннарда да эшләп алдым. Һәм боларның бөтенесенә беренче эш көненнән үк өлгерергә өйрәнергә кирәк. Хезмәткәрләрнең тәртиплелеге, кирәкле һәм мөһим эш белән һәрдаим мәшгуль булу, полиция киеме дә бик ошады. Иң тартып торган эшем - социалистик милекне урлаулар белән бәйле иде, - дип искә ала Фәридә Гатаулловна. - Мондый хезмәттәге хатын-кызлар республика буенча да бик аз иде. Бу ир-атлар эше. Икътисадый җинаятьләрне ачу җиңел эш түгел. Бик катлаулы булса да, шул кадәр үк кызык та иде.
Полиция сезнең өчен нәрсә ул? Бу сорауга Фәридә Гатаулловна елмаеп җавап бирде:
- Бу минем икенче гаиләм. Мин алардан башка яши алмыйм. Еллар сизелми үтте дә китте. Миңа полициядә эшләү бик ошый иде. Безнең бүлектәге хатын-кызлар да иң матурлары, ир-атлар да алардан калышмый. Эшемне яратам, бүген шул эшемдә булуыма шатмын, - ди хезмәт ветераны. - Шуның өчен һөнәри бәйрәмебез алдыннан эшләүче хезмәткәрләрне дә, лаеклы ялдагыларын да тәбрикләргә телим. Аларга сәламәтлек, озын гомер, эштә уңыш телим.

Өметле кадрлар
Полиция майоры Камил Идрисов та эшенә баш-аягы белән чумган. Ул бүгенге көндә полиция башлыгының оператив эш буенча урынбасары вазифасында эшли.
- Полициягә мәктәпне тәмамлагач та барырга киңәш иттеләр. Озак уйлап тормадым, - дип сөйли Камил. - Туганнардан берәү дә полициядә эшләмәгән, әмма миндә укыган вакыттан полиция турында уңай фикер калды. Шундый бер очрак булган иде: безнең малыбыз югалды. Бу эшне Алексей Тарасов алып барды. Без малны бергәләп эзләдек.
Мәктәпне тәмамлагач та Камил Алабугага укырга китә. 2004 елда укуын тәмамлый һәм район эчке эшләр бүлегенә опер булып эшкә урнаша. Менә ун ел инде уголовный розыскта эшли. Көндәлек авыр хезмәткә карамастан, тормышка уңай карашын югалтмый. Эштән бушаган арада Камил спорт белән шөгыльләнә - баскетбол, волейбол уйный. Мондый ял эшне онытып торырга, борчыган мәсьәләләрдән котылырга ярдәм итә, форма да саклана.
Эштә күбрәк нәрсә ошый икән? Бу турыда хезмәткәр үзе сөйләп үтә:
- Иң мөһиме, коллективның яхшы булуы. Эшкә сөенеп баруың кирәк, - ди Камил Идрисов. - Миңа бу яктан бәхет яуды. Мин өлкән оперуполномоченный Алмаз Гомәров, уголовный розыск бүлеге башлыгы Дмитрий Сорокин һәм башка искиткеч яхшы кешеләр белән иңгә-иң торып эшлим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса