Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Быел юбилейларын бәйрәм итүче Питрәч педагог-ветераннары исемлеген тәкъдим итәбез

Алар бөтен гомерләрен яшь буынны укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган, укучыларга белем, күңел җылысы, яратуларын бүләк иткән.

Сезгә бары тик зур уңышлар һәм нык сәламәтлек, хезмәтегезнең матур мизгелләрен сөенеп искә алуыгызны һәм рәхмәтле укучыларның күңелләрендә калуыгызны телибез.

80 яшь

Насыйбуллина Роза Рифхәт кызы, мәгариф бүлеге методисты;

Заһидуллин Габделхак Шәрифулла улы, Ленино-Кокушкино мәктәбенең технология укытучысы;

Хәйруллина Наилә Фәттах кызы, Шәле мәктәбенең биология укытучысы;

Сөләйманова Гөлҗиһан Абдулла кызы, Татар Тау Иле мәктәбенең математика укытучысы;

Пальмова Нелли Сабировна, Кощак мәктәбенең физика укытучысы.

75 яшь

Никифоров Николай Петрович, Керәшен Сәрдәсе мәктәбенең математика укытучысы;

Шпагин Игорь Петрович, Пановка мәктәбенең ТИН һәм физкультура укытучысы;

Сергеев Виктор Андреевич, Колай мәктәбенең физкультура укытучысы;

Хәмзина Гөлнур Хөрмәтулла кызы, Богородск мәктәбенең тарих укытучысы;

Шпилева Валентина Федоровна, Кощак мәктәбенең рус теле укытучысы;

Попов Андрей Сергеевич, Питрәч беренче мәктәбенең татар теле укытучысы;

Попова Раиса Леонидовна, Питрәч беренче мәктәбенең татар теле укытучысы;

Вараксина Екатерина Макаровна, Питрәч беренче мәктәбенең математика укытучысы;

Гришахина Екатерина Николаевна, Питрәч беренче мәктәбенең технология укытучысы;

Халикова Раилә Рәшит кызы, Питрәч беренче мәктәбенең математика укытучысы;

Чернова Анна Александровна, Питрәч икенче мәктәбенең математика укытучысы;

Тимошенко Зоя Васильевна, Питрәчтә “Колокольчик” балалар бакчасының музыка җитәкчесе;

Захаров Владимир Константинович, Пановка кичке мәктәбе директоры.

70 яшь

Рынина Татьяна Борисовна, “Усадьба Царево” торак комплексындагы күп профильле лицейның озайтылган көн төркеме тәрбиячесе;

Әюпова Асия Мансур кызы, Татар Тау Иле мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Вәлишина Лалә Галим кызы, Питрәч икенче мәктәбенең чит тел укытучысы;

Чернов Михаил Николаевич, Питрәч икенче мәктәбенең физкультура укытучысы;

Шаров Николай Николаевич, Иске Шигали мәктәбенең математика укытучысы;

Красноперова Татьяна Николаевна, Питрәч беренче мәктәбенең чит тел укытучысы;

Гайнетдинова Маһия Сабир кызы, Ленино Коушкино мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы;

Бектурганова Мөнирә Тюмедиевна, Белкино төп мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы;

Кирилова Татьяна Николаевна, Пановка авылы балалар бакчасы мөдире;

Бикморатов Харис Габделхәй улы, Шәле мәктәбенең математика укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса