Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм өйләребезгә дә, күңелләребезгә дә җылылык бүләк итә

Православие динендәгеләр Качману бәйрәмен билгеләп үттеләр.

Район буенча йөзләгән кеше аруландырылган суда коенды. Әлеге гореф-гадәт тамырлары белән борынгыга барып тоташа. Чиркәү вәкилләре фикеренчә, бәкедә коену — мәҗбүри эш түгел, иң мөһиме — бәйрәмнең, гөнаһлардан арынуны символлаштыручы гамәлнең мәгънәсен аңлау. Әмма бу йолага шулкадәр ияләштеләр инде, хәзер бер генә Качману төне дә, хәтта быелгы кебек яңгырлы булса да, бәкедә су чумынудан башка узмый. Бу көнне аруландырылган су шифалы үзлекләргә ия.

Бәйрәм көнне питрәчлеләр өчен районның төрле авылларында җиде су коену урыны эшләде, хәтта Казаннан кайтып та, су коенучылар булды. Көек авылында Изге Николай чиркәве янында “Барс” махсус билгеләнештәге аерым отряд хезмәткәрләре Качману коенуларында катнаштылар.
- Бу изге йолада катнашып, без рухи яктан да ныгыйбыз, – дип билгеләп үтте Росгвардиянең спецназ отряды офицеры майор Роман Якимов.
Бозлы суда коенганнан соң, росгвардиячеләр чиркәү ишегалдында куелган палаткага юнәлделәр. Биредә барлык теләүчеләр кайнар чәй эчеп җылына алдылар.
Һәр халыкның үз гореф-гадәтләре бар. Керәшен Сәрдәсеннән “Чулпы” һәм “Сәяр” иҗат ансамбльләре, шулай ук Кәвәлдән “Асыл тәңкә” үзләренең танышларына, күршеләренә, бу көнне чишмәгә килә алмаучыларга шифалы су китерделәр. Алар бәйрәм кәефе булдырып, өйләргә җырлап керәләр, хуҗалар аларны ачык йөз белән каршы ала, кайнар чәй, хуш исле коймак, пироглар белән сыйлый. Шуннан соң, йортка гына түгел, күңелгә дә җылылык һәм шатлык тула.
- Безнең клубта “Асыл тәңкә” фольклор ансамбле эшли, аның әгъзалары халык традицияләренә бик җаваплы карыйлар, - ди Кәвәл авыл клубы директоры Зоя Шипшова. - Без аларны җанландырабыз, әби-бабаларыбыздан калган киемнәрне киябез, борынгы җырлар җырлыйбыз.
Безнең районның гына түгел, аннан читтә булган керәшен авыллары белән даими элемтәдә торабыз. Теләче районы Субаш авылында яшәүчеләр белән аралашабыз, тәҗрибә уртаклашабыз, бу юлы Кәвәл кешеләре су коенырга шунда бардылар.
Мондый чараларда яшьләрнең дә, өлкән буынның да актив катнашуы сөендерә. Менә быел да безнең “Авыл чишмәсе”ндә йөздән артык кеше җыелды.
Анна Федотова - Кәвәл ансамбленең өлкән катнашучыларының берсе. Ул монда туган, үскән.
- Без кечкенәдән үк әбиләребез белән бу бәйрәмне билгеләп үтә идек, ул Качману дип атала, - ди ул. – Безгә һәрвакыт кызыклы, күңелле була иде. Шул чакта ук күп нәрсәгә өйрәндек. Хәзер бу белемнәр бик кирәк булды. Без инде күптән үзебез остазлар булдык.
Качману вакытында халык чишмә янына җыелды, кулларында - чиләк, су савытлары.
Тимофей Иванов һәм Радик Елгушов - яшь егетләр, әмма алар зур теләк белән бәйрәм итүчеләргә кушылдылар.
- Бу көнне без өйдә утыра алмыйбыз, авылдашларыбыз белән бергә бу якты көнне каршыларга, һәм, әлбәттә инде, су китерергә килдек, - ди алар.
Җирле чишмә үз вакытында питрәчлеләргә генә түгел, республиканың башка халкына да билгеле булган. Монда юлчылар чишмәдән су алырга туктаганнар. Хәтта тимерче алачыгы да эшләгән.
Чишмәне иман укып Мария Туктарева аруландырды.
- Авылдашлар миңа бу йоланы инде ун елдан артык ышанып тапшыралар. Авыл халкы гореф-гадәтләрне хөрмәт итәләр, аруландырылган суны кадерләп саклыйлар. Ул төрле авырулардан арынырга ярдәм итә, кешене яманнан саклый, тәнгә көч, сихәт бирә, - диде ул.

Фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: антитеррор милли сәясәт