Черемыш авылы солдаты Федор Кулагинның кыска, героик һәм фаҗигале язмышы турында
Ул Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән
ТР “Хәрби дан клубы” ассоциациясенең “Имена героев – на малую Родину” проекты грант конкурсында җиңеп чыга. Шулай итеп Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән 302 татарстанлының туган, чакырылган, хезмәт иткән һәм һәлак булган урыннары турында мәгълүматлар тупланган электрон база булдырыла. Алар барысы да Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителгән, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында аны алмый калган. Алар арасында безнең якташыбыз Черемыш авылыннан Федор Кулагин да бар. Ул кем, нинди батырлык кылган һәм сугыштан соңгы язмышы ничек булган? АЛТЫ
Безнең редакциягә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителеп тә аны алмый калган Питрәч районында туган кешеләр исемлеге килеп керде. Бу мәгълүматны җибәргән танылган эзтабар Михаил Черепанов, “батальон командиры Кулагинны хөкүмәтнең югары бүләгенә лаеклы дип санаган, ләкин югары командование бу фикерне хупламаган һәм Кызыл Байрак ордены белән генә чикләнгән”, - дип аңлатты. Әмма бу безнең якташыбызның батырлыгын аз гына да киметми.
Гвардия сержанты, 30 нчы аерым гвардия Выборг танк бригадасының 1 нче танк батальоны башнясы командиры Федор Кулагин кем ул? 1944 елның 7 июлендә танк батальоны командиры тарафыннан имзаланган бүләкләү кәгазендәге язма нигезендә аның нинди батырлык кылганын белергә була:
“Үз частьларыннан аерылып калгач 6 тәүлек дәвамында танк экипажы белән бергә үзләрен чолгап алган фин автоматчыларының һөҗүмен батырларча кире кага. Бу сугышта Кулагин махсус автоматизм белән коралын һәм пулеметын кора, атучы Буланенкога максатчан күрсәтмә бирә. 1944 елның 6 июлендә, барлык сугыш кирәк-яраклары беткәч, Кулагин, танк командиры боерыгы буенча, дошманның көчле артиллерия һәм пулемет уты астында каналга барып җитә, аны кичеп, батальон командирына хәлне җиткерә, ә аннары, патроннар һәм азык-төлек алып кире үз танкына кайта”.
Нәтиҗәдә, хәрби сер итеп сакланган, 21 гасырда гына ачылган бу батырлыгы өчен, Федор Кулагин Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнә һәм сугыш беткәч, өенә кайта.
Ул сигез балалы гаиләдә икенче бала булып дөньяга килә. Хәзер сеңлесе Александра Андреевна гына исән. Аның Федор белән яшь аермасы ун ел. Шуңа күрә алар бергә яшәгән вакытны Александра Андреевна хәтерләми диярлек – бик кечкенә була. Аның хәтерендә абыйсы инде әтиләре йортыннан чыгып киткән чор турындагы истәлекләр генә сакланып калган.
– Феденькага унҗиде яшь тулгач, ул шәһәргә яшәргә китте, – дип сөйли сеңлесе. – Ул безнең шундый мәрхәмәтле иде, әтиәниләребезне һәм барыбызны да бик ярата иде. Сугыш башлангач, аны фронтка алдылар. Алар дусты белән танкист булып хезмәт иттеләр. Бер сугышта танк чак кына янмый калган, ләкин алар ниндидер могҗиза белән исән калалар. Сугыш бетү белән аны Чиләбегә танк заводына җибәрделәр.
Нәкъ менә шушы шәһәрдә Федор Кулагин үзенең булачак хатыны Анна белән таныша. Туган авылына гаиләле булып, хатыны белән бергә кайта. Аларның кызы Галина туа. Яшь пар Черемышта урнаша. Ләкин Бөек Ватан сугышыннан исәнсау кайткан егеткә озак яшәү насыйп булмый. Ул якты дөньядан дошман пулясыннан түгел, тыныч вакытта фаҗигале хәл аркасында китеп бара.
– Районда аны бик хөрмәт итәләр иде, вазыйфасын да күтәрделәр: авыл советы председателе итеп куйдылар. Питрәчкә еш чакырталар иде, – дип сөйләде сеңлесе.
Район үзәгенә шундый сәфәрләрнең берсендә фаҗига була. Юлда алар көчле буранга эләгә. Ат юлдан яза, Федор бик каты туңа, шунда аңа салкын тия, авырый башлый һәм озакламый өендә вафат була. Бу вакытта аңа нибары 24 яшь кенә була. Аның хатыны һәм кызы Ярославльгә күчеп китә, бүген аның бер оныгы бар. Федор Кулагин туган авылында, әтисе – сугыш ветераны Андрей Николаевич янына җирләнгән. Атасы олы улы үлгәннән соң утыз елга якын яши, ул фронттан ярты ел хезмәт иткәннән соң яраланып кайткан була, гомере буе тимерче булып эшли. Аларның зур гаиләсеннән сугышта әтисе һәм бер улы катнашкан, калган балалары әле бик яшь булган.
Кайчандыр Федор Кулагин яшәгән йортта хәзер башка кешеләр яши. Бертуганының улы Владимир да хатыны Зоя белән шушы авылда йорт сатып алганнар. Алар биредә яздан көзгә кадәр була, туганнарын искә алу өчен еш кына зиратка баралар, абыйлары каберен дә карап торалар.
– Туганнарыбыз белән Пасхада, үлеләрне искә алу көнендә зиратка барабыз. Чәчәкләрне яңартабыз, ел саен берничә тапкыр җыештырабыз, – дип билгеләп үтте туганнан туган энесе. – Минем абыем Советлар Союзы Герое була алган икән, без бу турыда белми идек. Әлбәттә, аның белән горурланабыз.
Проект “Хәрби дан клубы” вәкилләре Михаил Черепанов һәм Сания Газизьянова җитәкчелегендә гамәлгә ашырыла. Алар “Герои без звезд” исемле кечкенә Хәтер китабын үзләренең биографик мәгълүматлары белән бастырып чыгарырга планлаштыралар. Китап республика районнарына таратылачак.
– Бу эш танылмаган геройларның батырлыгы турында, аларны кече ватаннарында белсеннәр өчен кирәк. Шулай ук Татарстан мәктәпләрендә теге яки бу районда туганнарның батырлыгы турында стендлар куелган хәрби дан почмаклары булдыру да күздә тотыла, – дип билгеләп үтте Михаил Валерьевич.
Питрәч районында туганнар исемлегендә шулай ук түбәндәге исемнәр бар:
- Галимҗан Галиәхмәтов 1925 елгы Татар Тау Иле авылыннан (1943 елның 25 гыйнварында һәлак була);
- Бикмек Галәмиев, 1915 елгы, Татар Тау Иле авылы; Габдулла Гайнуллин, 1898 елгы, Татар Тау Иле авылы;
- Семенов Михаил Матвеевич, 1899 елгы, Керәшен Сәрдәсе авылыннан (1943 елда яралардан үлгән).
Аларның сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы язмышлары турында сөйли алырдай туганнары яки башка кешеләр булса, безнең белән элемтәгә чыгуларын сорыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа