Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чәчүнең планы бар, сезон башланганын көтәләр

Җирле акбарслылар “Ак барс” Холдинг компаниясе” АҖ авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре семинарына килгән республика кунакларына машина-трактор паркы буенча экскурсия үткәрде. Питрәчлеләр аларга үз техникаларын, үз кырларында үстерә торган төрле сорттагы һәм төрдәге авыл хуҗалыгы культураларын күрсәтте. Шулай ук предприятие җитәкчеләре һәм директорлары терлекчелек комплексында да булды, алар мөгезле эре терлек асрау шартлары белән танышты. Практик өлештән соң җыелышта катнашучылар Яшьләр үзәгенең уңайлы, яңартылган залында 2019 елда язгы кыр эшләрен үткәрү планы буенча фикер алышты.

- Минемчә, семинарны үткәрү урыны итеп “Ак Барс Питрәч” ҖЧҖ очраклы гына сайланмады, монда чыннан да карарлык нәрсәләр бар, - диде “Ак Барс” Холдинг компаниясе” АҖ генераль директоры Иван Егоров. – Соңгы тапкыр биш ел элек монда килгән директорлар кыска вакыт эчендә күп нәрсәләрнең үзгәрүен үз күзләре белән күрде. Ул вакытта территория бик зур, әмма ахырга кадәр төзелеп бетмәгән иде, бүгенге көндә шактый эш башкарылган. Питрәч районында акбарс агропромышленность комплексы яңара һәм камилләшә генә бара.
Чыннан да, соңгы елларда җирле предприятиедә өстәмә складлар, комбайннар ремонтлау буенча депо төзелгән, мастерскойлар ремонтланган, терлекчелек комплексы реконструкцияләнгән.
Хисап киңәшмәсендә директорлар һәм белгечләр үз предприятиеләренең чәчү эшләренә әзер булуы турында сөйләде. Холдингта барлыгы 14 оешма исәпләнә.
- Язгы кыр эшләренә 42 берәмлек техника җәлеп ителәчәк, шуларның сигезе чит илнеке, - дип сөйләде җыелганнарга җирле оешманың баш инженеры Александр Куранов. – Әлбәттә, безнең төп бурыч, техниканың өзлексез эшләвен тәэмин итү. Шуңа да без авыл хуҗалыгы машиналары һәм тракторларын ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтүне тәэмин итүгә зур игътибар бирәбез. Механизаторлар, үз чиратында, техникага сакчыл карый, аларның эшләү срогы нәкъ менә шуңа бәйле. Агрегатлар иң кызу эш чорында ватылырга, сафтан чыгарга мөмкин. Моны барыбыз да яхшы белә, әлеге проблеманы тиз арада хәл итү өчен ике мобиль группа төзелде, алар кырда эретеп ябыштыру, слесарь эшләрен һәм кондиционерны тиз арада заправить итү өчен кирәкле җайланмалар белән җиһазландырылган. Әлбәттә, күп вакыт калмады, шулай да тулысынча әзерләнеп бетәрбез, язгы кыр эшләренә вакытында керешербез дип уйлыйм.
Агымдагы елда оешманың чәчүлек мәйданы 18418 гектар тәшкил итә. Бөртеклеләр 10125 гектар тәшкил итәчәк, шуларның 4130 гектарын уҗым культуралары биләп торачак, 5995 гектарда сабан культуралары чәчеләчәк. 4284 гектарда азык культуралары булачак, 4009 гектарда – техник культуралар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса