«Чирле» суганга ничек булышырга?
Суган кыяклары шәмәхәләнә башласа, аларга ничегрәк хәл кертеп була?
Гадәттә пероноспороз, ягъни ялган ончыл чык авыруы яшелчәне шулай зарарлый. Бу гөмбәчек җил, яңгыр, сипкән су белән тарала. Туфракта дым күп булып, һава температурасы 16 градустан түбәнрәк торганда да пәйда була. Башта кыяк очларында сары таплар барлыкка килә, шуннан соң ул шәмәхәләнә. Вакытында чарасын күрмәсәң, кыяклар шиңеп, юкка чыга. Мондый очракта, беренчедән, бик нык зарарланганнарын йолкып ташларга кирәк. Гөмбәчекнең башланган чорында 1 процентлы бордос эремәсе, «Оксихом» яки «Ридомил Голд» сиптерергә кирәк. Халык ысулын да кулланып карарга мөмкин. Түтәлләргә эремчек суы (1:10 нисбәтендә су кушып) сиптерергә була. Өстеннән көл бөркү дә файдалы. Әмма туфрагына да сибәргә кирәк. Ләкин киләсе елда бу урынга суган утыртырга ярамый. Көзен җирнең өске катламын алып ташлап, казып калдырырга кирәк булачак. Гомумән, суганнарны кояшлы урынга утыртырга һәм суны артык күп сипмәскә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia