Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чисталык һәм тәртип өчен көрәшергә туры киләчәк

Территорияләрне чистарту буенча санитария-экология ике айлыгы башланырга да берничә көн генә калып бара. Әмма питрәчлеләрне бүгеннән үк әйләнә-тирәне тәртипкә китерүгә игътибар бирергә чакыралар. Район авылларында һәм урамнарында чистамы, матурмы икәнен административ-техник инспекция күзәтеп торачак. Аның хезмәткәрләре игътибарына юлыкмас өчен авыл халкы беренче чиратта нәрсәләргә игътибар бирергә тиеш, бу турыда хәбәрчебез Елена Зариповага административ-техник комиссия җитәкчесе Руслан Рәисович Идиятов сөйләде.

- Мин районга административ-техник инспекция эшчәнлеген модернизацияләү, аның нәтиҗәле эшчәнлеген, шулай ук район территориясендә РФ законнары һәм Питрәч районы муниципаль актлары нигезендә төзекләндерү кагыйдәләрен үтәүне тәэмин итү өчен килдем, - дип ассызыклады Руслан Идиятов. - Район халкын законның барлык таләпләренә җаваплы карарга чакырам.
- Төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның иң киң таралганнарын атап үтә алмассызмы?
- Иң киң таралганнарының берсе – йорт каршына чүп-чар, төзелеш материаллары, файдаланылмый торган транспортларны кую. Мисал өчен, кагыйдә буенча төзелеш материалларын бары тик төзелеш барышында гына участокта сакларга ярый, аларны саклауның срогы чикле. Территорияне чүп-чар һәм көнкүреш калдыклары белән пычрату катгый тыела. Кагыйдә буенча, питрәчлеләр, йорт хуҗалары, йорт биләмәләре территорияләрен чисталыкта һәм тәртиптә тотарга, яшел үсентеләр утыртырга, участокны чүп-чардан чистартып торырга тиеш. Моннан тыш, йорт, биналар фасадына зур игътибар бирергә кирәк - ремонт ясарга, буяу һәм төзекләндерү буенча башка эшләрне вакытында башкарырга кирәк. Әлеге барлык кагыйдәләр дә үтәлергә тиеш.
Хәзер иң таралган кагыйдә бозу очракларына автомобильләрне газонда, йортлар янындагы яшел зоналарда, куаклар һәм агачлар янында, балалар һәм спорт мәйданчыкларында парковкалауны кертергә була. Әле күптән түгел генә бу моментларга игътибар җитми иде, әмма без әлеге юнәлеш буенча да эшләячәкбез.
- Әйтик, еш кына биналарның тышкы кыяфәтен ябыштырылган белдерүләр боза. Аларны ябыштыру – кагыйдә бозумы? Хокук бозучылар җавап бирәчәкме?
- Әйе, мондый мәгълүматлар биналарда да, урамнарда да билгеле бер урыннарда – махсус стендларда һәм такталарда гына урнаштырылырга тиеш. Белдерүләр, афишалар, баннерлар һәм мәгълүмати-басма продукцияне башка урыннарда урнаштыру тыела, әлеге таләпләрне бозган өчен җаваплылык каралган. Биналарда мәгълүмат урнаштыру катгый регламентлаштырылган. Шул исәптән, анда урнашкан элмә такталар да. Сүз уңаеннан, аларның хуҗаларына шуны искәртергә кирәк: һәр элмә такта килешенгән булырга тиеш, әгәр мондый килешү булмаса, аны сүтеп алырга һәм күп функцияле үзәккә документлар оформить итү белән мөрәҗәгать итәргә кирәк. Фасадлардан актуаль булмаган элмә такталарны һәм табличкаларны да алырга кирәк.
- Питрәчлеләр төзекләндерү кагыйдәләрен бозган очракта нинди җавап тотачак?
- Һәр очрак барлык искәрмәләрне исәпкә алып индивидуаль тәртиптә каралачак, админкомиссия тарафыннан карар чыгарылачак. Кисәтүләргә вакытында игътибар биреп, кагыйдә бозуларны бетерүчеләргә кисәтү генә дә ясалырга мөмкин. Башка очракта сүз инде штрафлар турында барачак.
Без даими рәвештә торак пунктларга барырга, территорияләрне карап чыгарга планлаштырабыз, мөрәҗәгатьләр буенча да эшләячәкбез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X