Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүп-чар өчен һәркем түләргә тиеш

Илдә каты көнкүреш калдыкларын утильләштерүнең яңа тәртибен күздә тоткан закон зур иҗтимагый резонанс уятты. "Чүп реформасы» 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керде. Аның төп идеясе – экологик хәлне яхшырту. Калдыклар белән эш итүнең яңа системасы ничек эшли?


Безнең газета чүп-чар темасын даими яктыртып бара. Кайбер авыллар һәм алар янында урнашкан көнкүреш калдыклары чүплекләре чын экологик һәлакәтне хәтерләтә. Бигрәк тә язын, барысы да йорт яны территорияләрен, бакчаларын җыештырырга керешкәч, һәр җирдә табигый чүплекләр барлыкка килә. Хәзерге вакытта район үзәгендә көнкүреш калдыклары өчен контейнер мәйданчыклары аз түгел, әмма алар зур чүплекләргә әверелгән. Йортлар янында алар яшәүчеләр гаебе белән генә түгел, чүп-чарны вакытында чыгармаучы җаваплы хезмәтләр гаебе белән дә барлыкка килә. Реформа күптәннән кирәк булуы көн кебек ачык. Закон эшли инде - Россиядә каты көнкүреш калдыкларын чыгару һәм утильләштерү өчен җаваплы төбәк операторлары - оешмалар барлыкка килде. «Идарәче компания» ТКХП" ҖЧҖ - республиканың көнбатыш зонасы региональ операторы, анда Питрәч районы да керә. Әмма, билгеле булганча, питрәчлеләр аның белән килешү төзергә ашыкмыйлар. Күп кенә кешеләр җаваплы хезмәтләрнең үз эшләрен сыйфатлы итеп башкарабыз дип ышандырырга теләүләренә карамастан, бу тарифлар үсүдән тыш, яңалык китермәде һәм аңа карап әйлән-тирәбез чистармады, дип саный. Төбәк операторы хезмәтеннән баш тарту мөмкин түгел, чөнки һәр кеше билгеле бер күләмдә калдыклар барлыкка китерә, шуңа күрә аларны чыгару һәм утильләштерү өчен ул түләргә тиеш. Шулай ук һәрберсенең төбәк операторы белән килешү төзү бурычы да бар.
Әлеге килешү төбәк операторы өчен ачык булып тора. Килешү төзүнең өч варианты бар.
1. Сез идарәче компания / торак милекчеләре ширкәте кооперативы булган күпфатирлы йортта яшисез һәм аларга чүп-чар өчен түлисез. Сезгә торак милекчеләре ширкәтенә мөрәҗәгать итү өчен аерым килешү төзергә кирәк түгел. Аны сезнең идарәче компания (торак милекчеләре ширкәте, торак кооперативы) төзи. Идарәче компания сезгә каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча хезмәтләр өчен түләүгә квитанцияләр тәкъдим итә, сез идарәче компаниягә түлисез, идарәче компания төбәк операторы белән күрсәтелгән хезмәтләр өчен исәп тота.
2. Сез идарәче компания / торак милекчеләре ширкәте кооперативы булган күпфатирлы йортта яшисез, әмма төбәк операторына түлисез. Әгәр милекчеләрнең гомуми җыелышы турыдан-туры хезмәтләр күрсәтүчеләргә түләргә карар иткән икән, ул чакта сезгә каты коммуналь калдыклары белән эш итү буенча квитанцияләрне төбәк операторы тәкъдим итәчәк. Сез алар өчен турыдан-туры төбәк операторына түләргә тиеш булачаксыз. Каты коммуналь калдыклары белән эш итү буенча килешүне үзегез төзисез.
3. Сезнең йортта турыдан-туры идарә / сезнең шәхси йорт. Бу очракта төбәк оперторы үзенең эшчәнлеге башланган көннән башлап коммуналь хезмәтләр күрсәтә башлый, ә аның белән килешү кәгазьдә язмача рәвештә төзелүгә бәйсез рәвештә төзелгән дип санала.
- Барлык юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр килешү төзергә тиеш. Әлеге килешүләрне төзү һәм алынган квитанцияләр буенча түләү бурычы булуга карамастан, хәзерге вакытта күпләр аннан читләшә, - дип сөйләде Питрәчтә төбәк операторлары вәкилләренең өстәмә офисының әйдәп баручы менеджеры Юлдаш Гатауллин. - Килешүләр булмауга карамастан, “Мехуборка" шулай да контейнер мәйданчыкларыннан каты коммуналь калдыкларын чыгаруны дәвам итә. Килешү төзү өчен гариза тапшырмаган каты коммуналь калдыклары милекчеләренә штраф санкцияләре яный, - дип билгеләп үтте ул.
Үткәрелгән реформаларның нәтиҗәсе булыр – санкцияләнмәгән барлык чүплекләр юкка чыгарылыр, чүп-чарны сортларга бүлү, аны аерым җыю үсеш алыр һәм чистарак булыр, дип ышанасы килә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрәч, чүп-чар, контейнер