Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чүп үләннәрен ничек тизрәк черетергә?

Җәй буе шактый чүп үләне утала, аны компостка салып барабыз. Әмма ул тиз череми, шулай күч булып ята. Аны ничек тизрәк черетергә?

Үсемлек калдыклары 12 айда тулысынча череп бетә. Компостны дөрес салганда, билгеле. Үләннәрнең компост күчендә озак черемәвенә кибүе сәбәпче. Җәй уртасында үләннәр үзләре генә череми, аны тирес яки туфрак белән аралаштырып салырга кирәк. Яңгырлар яумаса, җылы су сипкәләгез һәм өстенә һава кертә торган материал каплагыз. Тиздән монда яңгыр суалчаннары җыелачак.

“Байкал ЭМ-1”, “Эмбико”, “Гуми-Оми Компостин”, “Тамир”, “Биотэл-компост” препаратлары компост ясарга, ягъни органик материалларны тизрәк черетергә ярдәм итә. Һәркайсының кабында эремәне ничек әзерләргә икәне аңлатылган.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: файдалы киңәшләр

2
X