Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыгарылыш кичәсендә күз яшьләреннән оялып тормадык

Безнең Ленино-Кокушкино мәктәбен тәмамлаганга да 15 ел узып киткән. Ул чактан күп сулар акты. Бүген без үзебез әти-әниләр, тормышта үз урыныбызны тапкан урта яшьтәге абый-апалар. Әмма күңел белән һаман шул ук балалар булып калабыз. Быел үзебезнең1998 елгы чыгарылышлар белән очраштык. Ул безнең йөрәкләрдә җуелмас эз булып кереп калыр. Бу кичәдә...

Сыйныфташлар белән очрашу - ул, нигездә, истәлекләрне яңарту. 1987 елның 1 сентябре бераз хәтердә калган: яңгырлы, пычрак көн иде. Без, алты яшьлек сабыйлар, кулга чәчәк тотып, әнине җитәкләп, тантаналы линейкага бардык. Без ул чагында хәлнең асылын аңлап та бетермәгән. Кайберәүләр шундый кечкенә, хәтта букчаларын да күтәрә алмый. Безне якты карашлы, мөлаем яшь апа - беренче укытучыбыз Әхмәтҗанова Мөкәррәмә Гани кызы каршы алды. Һәм шуннан мәктәп тормышы башланды: беренче хәрефләр, сүзләр, җөмләләр, саннар, тәүге "5"леләр, казанышлар, уңышлар. Безнең белән эшләү өчен укытучыга күпме сабырлык, тыйнаклык, аңлау кирәк булгандыр.
Укытучыбыз белән берничә елга күрешми торырга туры килде. Тиздән ул янә безне үз канаты астына алды. Шулай итеп 11 сыйныфны тәмамлаганчы озата барды. Ул татар теле һәм әдәбияте укытудан тыш, театр түгәрәге дә оештырды. Аның җитәкчелегендә берничә спектакль һәм күп кенә скетчлар куйдык, хәтта концертлар белән авылларга чыктык. Мөкәррәмә апа һәрберебез өчен борчылып, кайгыртып яшәде. Нәкъ үз әниебез кебек иде. Аның төпле киңәшләре әле дә безгә яшәргә ярдәм итә. Әле дә хәтерлим: ул чыгарылыш кичәсендә дулкынланудан калтыраган тавышы белән сәхнәдән шигырь укыды. Аны безгә - укучыларына багышлаган иде. Ул укый, ә безнең күздән яшь тама. Кызганыч, аның гомере кыска булды. Менә бер дистә ел инде ул безнең арада юк.
Без башка укытучыларыбызга да күңел җылыларын биреп укытулары, безне яратканнары, аңлаулары өчен рәхмәтле. Алар безгә төпле белем бирде.
Бу укытучыларның кайберләренең исем-фамилияләрен әйтеп үтми китә алмыйм. Болар: рус теле һәм әдәбияты укытучысы Юлия Подряднова, математика укытучысы Гүзәл Ганиева, физика укытучысы һәм мәктәп директоры Мөнир Гыйльманов, химия укытучысы Софья Әхмәтшина һәм башкалар.
Һәрбер кешенең күңелендә мәңге онытылмый торган матур хатирәләр сакланадыр. Алар еллар үткән саен күз алдына килә, сине бала чакка кайтара. 1998 елның 25 мае - соңгы кыңгырау бәйрәме. Бу көнне кояшлы, эссе иде. Без - горур, затлы киемнәрдән киенгән чыгарылыш укучылары - көн герое идек. Безне бөтен мәктәп озатты. Әти-әниләрнең, укытучыларның күзләрендә яшь иде, ә чыгарылыш укучылары аңлатып булмаслык хисләр кичердек. Туган мәктәптән китүе һәм дуслар белән саубуллашу авыр иде. Кызлар күз яшьләреннән оялмады, егетләр уфтанып куя иде. Алда безне ни көтә? Гүзәл киләчәк каядыр омсындыра, чакыра. Үзебез елмаябыз, ә күздә моңсулык. Әле дә хәтердә, һәр сыйныф концерт программасы әзерләгән иде. Күп җырлар җырланды, укытучыларга атап, рәхмәт сүзләре әйтелде. Имтиханнар да узган. Таңга кадәр җыр, музыка уен-көлке тынмады.
Бал тәмам. Таң атты. Таралышырга вакыт. Һәрберебез балачакның артта калганын аңлый. Алда - мөстәкыйль тормыш. Бу хәлләр 15 ел элек булган иде Хыялларның бөтенесе үк тормышка ашмаса да, без үз урыныбызны таптык. Киләсе очрашуларга кадәр, дуслар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса