Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыты авыл җирлегендә яшәүчеләр ел саен үзара салым программасында актив катнашалар

Авыл халкы быел да үзара салым акчасын 100 процент җыйган.

- Кешеләр эшнең нәтиҗәсен күрсә, бу программада катнашырга риза, - дип сөйли Чыты авыл җирлеге башлыгы Самат Фәйзрахманов. Соңгы елларда Чыты һәм Иске Йорт авылларында үзара салым программасы буенча су башнялары ремонтланды, Чытыда 25 мең тонна су сыйдырышлы яңа башня куелды. Безнең ике торак пунктта урамнарны яктырту системасы реконструкцияләнде, 115 яңа фонарь урнаштырылды. Автомат рәвештә кабызыла һәм сүндерелә торган фонарьлар өчен махсус үткәргечләр суздык. Бу акчаны янга калдырырга мөмкинлек бирә. Быел МТЗ-82.1 тракторы, аңа арба, отвал, печән чапкыч һәм кар чистарту өчен ротор сатып алдык. Шулай ук янгыннарны сүндерү өчен ярымцистерна булдырдык.
Әлбәттә, авыл җирлегендә иң актуаль проблемаларның берсе - юллар. Аны да игътибар үзәгендә тотабыз. Соңгы елларда Чытыда Чулпан, Киров, Советская, Кооперативная һәм Газинур урамнарындагы юлларны ремонтладык, ягъни вак таш түшәдек. Хәзер Иске Йорттагы проблемалы урамнарның берсендә ремонт ясыйбыз. Бу - Киров урамы һәм аның белән Совет урамы арасындагы тыкрык. Барлыгы 200 метр озынлыктагы юл участогына таш җәелде. Бу авылда үзара салым программасы буенча 48 мең сум акча җыелды, республика бюджетыннан өстәлгән акча белән 240 мең сум булды. Эш шушы акчаларга башкарыла, - ди авыл башлыгы.
- Әлбәттә, урамыбызны тәртипкә китерүләренә без бик шат. Монда яз, көз, хәтта җәйге яңгырлардан соң да, гадәттә, үтеп йөри алмаслык сазлык хасил була иде. Хәзер юлыбыз булачак. Референдумда бердәм катнашып, уңай җавап биреп, аннан соң акчаларны вакытында түләп, яшәгән төбәгебезне тагын да төзек һәм матуррак итәбез, - диде Киров урамында яшәүче Малик Гыйльметдинов.
Ил төкерсә – күл була, ди татар халык әйтеме. Еллар үтсә дә, ул үзенең мәгънәсен югалтмый. Яшәешебезнең кайсы гына өлкәсенә кагылсак та: авыр хәлдә калганнарга матди ярдәм күрсәтүме ул, күмәкләшеп төрле өмәләрдә катнашумы - ил белән бергәләп башкарганда, авырлыкларны җиңел үтәргә була. Соңгы елларда тормышыбызга үтеп кергән үзара салым программасына да әлеге гыйбарә бик тә туры килә. Чөнки бердәмлектә көч булып, шактый зур күләмдә акча тупланганда күп эшләр майтарырга, алда торган максатларга ирешергә мөмкин. Бигрәк тә - халыктан җыелган акчага хөкүмәт дүрт тапкыр арттырып өстәгәндә шуннан ничек тә фай даланып калырга кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: республика программасы

2
X