Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыты авылына керү юлында Мәүлә Колый истәлегенә стелла куелачак

Дин эшлеклесе, суфый шагыйрь Мәүлә Колый (бу аның псевдонимы) Питрәч районында туган. Тикшеренүчеләр шулай дип саный. Бер мәгълүмат буенча - Чыты авылында, - икенчесе буенча - Колайда.

Биографиягә килгәндә, бернинди документлар да сакланмаган.

Мәгълүматлар шагыйрьнең әсәрләреннән алына. Ул 17 гасыр уртасында яши һәм иҗат итә. 1630 нчы елларда безнең район территориясендә булса, 1670 нче елларда Болгар шәһәре тирәсендә була. Дини-агарту эшчәнлеге белән шөгыльләнә. 18 гасыр башына якынрак Лениногорск районының Иске Иштирәк авылына күченә.
Аның 100дән артык шигыре билгеле. Суфый шагыйрь иҗатында әйләнә-тирә дөнья, тормыш һәм үлем турында уйлана. Кешенең әхлакый сыйфатларына зур игътибар биргән, ул аларны ислам позициясеннән чыгып бәяләгән. Җәннәттәге урынны гарантияли торган иң изге гамәл дип игенчелекне санаган.

Мәктәптә укыганда Мәүлә Колыйның безнең якташ икәнен сөйләделәр. Ул чакта ук мин аның шәхесе белән кызыксындым. Узган ел авылның өлкән кешеләре һәм яшьләр белән юлдагы торак пункт күрсәткече белән янәшә стела урнаштыру идеясе турында фикер алыштык. Эскизларга заказ бирдек, материаллар әзерләдек, әмма ниятләрне тормышка ашырырга өлгермәдек. Эшләрне бу язга, май аена күчердек. Соңрак аның исемен җирле мәчеткә һәм әле төзелгән музейга бирәчәкләр, -  дип планнары белән уртаклашты Чыты авылында туып-үскән авыл мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов. - Мәүлә Колыйның тарихтагы әһәмияте гаять зур. Казан ханлыгын яулап алганнан соң, Мәскәү дәүләте тарафыннан әдәби һәм рухи эшчәнлек  кысрыклана. Ул – үзен танытудан курыкмаган  беренче татар суфый шагыйре, - дип билгеләп үтә ул.

Әлеге теманы озак еллар Наҗия Арсланова өйрәнә. Ул 20 елдан артык Чыты мәктәбендә тарих укытучысы булып эшләгән һәм туган як түгәрәген алып барган.

Кызганычка, аның турында мәгълүматлар бик аз сакланган. Балачагы, яшьлеге турында мәгълүмат билгесез. Тикшеренүчеләр фикеренчә, 17 гасыр ахырында ул хәзерге Сарман районының «Шыгай» мәдрәсәсендә укыткан. Шулай ук Башкортстанда 50 борынгы һәйкәл булуы, аларның берсе Мәүлә Колыйга багышланганлыгы турында кызыклы мәгълүмат таптым, - диде Наҗия Габдулловна.

Үз вакытында ул Мәүлә Колыйга багышланган кечкенә генә почмак булдырган, хәзер ул Чыты мәктәбе каршындагы музей экспонатлары составына керә.

Без даими рәвештә әлеге почмакны авторның шигырьләре һәм аның биографик мәгълүматлары белән тулыландырабыз. Күптән түгел аның поэмалары саклана торган Казан китапханәләренең берсе белән элемтәгә чыктык. Тиздән күчермәләрен алып кайтабыз. Шулай ук алар аның әсәрләренең Уфа һәм Санкт-Петербург шәһәрләрендә булуын белделәр. Балаларга аның турында татар әдәбияты дәресләрендә сөйлибез, яңа кайткан экспонатлар белән танышабыз, - дип сөйләде мәктәп директоры Фәридә Гайнетдинова.

Көзен районда «Тәүге Питрәч укулары. Мәүлә Колый: татар рухи мирасы һәм хәзерге заман» исеме астында республика фәнни конференциясе үткәрәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X