Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Чыты авылында гомер итүче Әлфия Мортазина олы юбилеен билгеләп үтә

Ул Кызыл Яшьләр авылында туып-үскән, Күн авылы мәктәбендә җиде сыйныф белем алган. Балачагы, яшүсмер еллары авыр сугыш елларына туры килгән аның. Әтиләре сугышта һәлак булгач, бер анага дүрт кыз бала калалар.

Авыл мәктәбендә укыган елларым сугыш чорына туры килде минем, укудан соң колхозга эшкә чыгаралар иде, җитен йолкыдык. Кичке алтыдан төнге уникеләргә кадәр, ашлык сугу машинасын тартып йөргән атларны куып йөри торган идек. Әле бит иртән тагын мәктәпкә барырга кирәк, - дип искә ала Әлфия апа. 

1947 елда Казан педагогия училищесына укырга керә ул, ерак бер туганнарында квартирада торып белем ала. Уку йортын 1951 елда тәмамлагач, юллама белән аны Сарман районы Карамалы авылына укытучы итеп җибәрәләр. 

Әлеге районга җибәрүләрен үзем сорадым – “Сарман” җырын бик тә ярата идем. Ул якларны җырдагыча бик матур итеп күз алдыма китерә идем, аны үз күзләрем белән күрәсем килде. Анда килгәч, бер ялгыз апага квартирага урнаштырдылар. Урман ерак, ягарга утын юк, тормыш авыр... Утын урынына сыер тизәген кирпеч формасына китереп киптереп шуны ягабыз.  Аның җылысы да шуның хәтле генә инде, утын түгел бит ул! – дип хәтирәләрен яңарта юбиляр.

Бер елдан соң Рангшазар авылы мәктәбенә күчерәләр аны. Өч ел читтән торып Бөгелмә пединститутында укый. 

Ул авылда да бер ел гына укыттым. Анда да шул тормыш авырлыгы үзәккә үтте. Чит җирдә туган авылым да сагындыра башлады. Без, Кызыл Яшьләр авылында урман эчендә яшәгәч, утынның нәрсә икәнен дә белмибез. Сарманнан кайткач, Күн авылында үземне укыткан мәктәп директоры Госман абый Сәлахов очрады: “Безгә укытучы булып килерсең, иртәгә РОНОга кил, мин дә шунда барам”, диде. Нәтиҗәдә Күн мәктәбенә түгел, Чыты мәктәбенә рус теле укытучысы кирәк булгач шунда юллама бирделәр, - сөйли Әлфия апа.  

Шулай итеп язмыш аны Чытыга алып килә. Әнисе озата килеп, авылдашы Сибгатуллина Гайшә апаларга квартирага урнаштырып калдыра. 

Мәктәпкә йөрергә якын дип Бибиҗамал әбигә күчендем. Иптәш кызым Флүрә минем булачак кайнанам Миңлебикә апада квартирада тора иде, шунда Кадыйр белән таныштык. 1957 елда өйләнештек. Ике ел кайнаналар белән торгач, мәктәп квартирасына башка чыктык. 1958 елда беренче кызыбыз Резедә туды. Мәктәп квартирасы салкын, түбәсеннән су үтә, яшь бала белән торырлык түгел иде. Аннан иптәшем Кадыйрга  райисполкомнан йорт салырга агач ташырга рөхсәт кәгазе бирделәр. Шулай итеп 1959 елда үзебезгә яңа йорт җиткереп кердек, - ди Әлфия апа.

Тормыш итә башлагач, бер-бер артлы биш кыз балалары дөньяга килә. Ире авылда 6 нчы разрядлы токарь булып эшләгән. Аннан район сельхозтехникасына технолог итеп эшкә чакырганнар. Шунда эшләгәндә  фаҗигале рәвештә 1984 елда КамАЗ юлында мотоцикл белән КамАЗга бәрелеп үлә. 

Ул көнне өмә иде, ә ул шунда җыештыручыларны карарга менгән булган... 27 ел бергә яшәп калдык. Әтиләре үлгәндә олы кызым Резедә институтны тәмамлаган, Рузалия белән Роза институтта, Римма мәктәптә, кечкенә кызым Рәйсә беренче сыйныфка гына керергә тиеш иде әле. Бишесенә дә югары белем бирә алдым, Аллага шөкер, бар да гаиләле булдылар, тормышта үз юлларын, үз эшләрен таптылар,- дип горурланып сөйли юбиляр. 

Әлфия апаның 37 ел хезмәт стажым бар, шуның 30 елын Чыты мәктәбенә багышлаган. 52 яшенә кадәр эшләгән. 

Бүгенге көндә дә укыткан укучыларым “Әлфия апа, хәлләрең ничек?” дип сорап торалар. Рәхмәт аларга онытмаганнары өчен. Исән кешегә гомер агымсу кебек үтә дә китә икән ул. Яши торгач, 90 яшемә дә килеп җиттем, Ходай тагын хәерле гомерләр насыйп итсен,  -  дип тормышы турындагы истәлекләре белән уртаклашты хөрмәтле юбилярыбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса