Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Чыты мәктәбе укучылары Бөтенроссия бәйгесендә призлы урыннар яулады

Алар диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында татар театрына нигез салучыларның берсе – бөек драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 134 ел тулу уңаеннан V Бөтенроссия мәктәпләре фестивале үтте. Анда Чыты мәктәбе укучылары Иделия Гайнетдинова һәм Азамат Файзрахманов катнашты. Алар призлы урыннар яулап, диплом һәм истәлекле бүләккә лаек булды.
Иделия Гайнетдинова «Спектакльдән монолог-Өмет» номинациясендә Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» спектакленнән монолог башкарды. (Җитәкчесе – Фәридә Гайнетдинова).
Азамат Фәйзрахманов «Спектакльдән рәсем-Эскиз” номинациясендә Кәрим Тинчуринның «Назлы кияү» спектакленннән рәсем ясап, 3нче урын алды. (Җитәкчесе – Гөлнара Галиәхмәтова). 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса