Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дарья Шашкина: “Ялга да озакка китә алмыйм”

Дарья Шашкина “Ак барс” кошчылык комплексында кошчы булып эшли. Ул Янсуар авылында туган. Питрәчкә күчкәч, фабрикага эшкә урнашкан.

– Кошчылык фабрикасында эш стажым - 28 ел. Мин инде пенсиядә, әмма әле китәргә теләмим. Көн саен рәхәтләнеп эшлим. Гел кечкенә чебиләр янында, алар турында кайгыртам. Алар белән сөйләшәм, ә алар мине аңлый кебек. Кайчагында хәтта чебиләргә җырлар да җырлыйм. Ял алсам да, бер атнага алам, озакка китә алмыйм, чебиләремне сагынам, - ди Дарья Николаевна.
Кошларны карап чыгу гына да кошчы эшенең күп вакытын ала, чөнки корпус бик зур, йөз мең башка якын кош асрала. Элек күпкә авыррак иде, хәзер барысы да диярлек автоматлаштырылган. Дарьяның яраткан шөгыле - җырлау һәм бакчада эшләү. Өйдәге эшләрне эшләргә ике баласы - улы һәм кызы булыша. Кызы да фабрикада ветеринария табибы булып эшли.
- Көн саен басуларны карап чыгабыз, бөртекле культураларның һәм туфракның әзерлеген тикшерәбез. Проблемалар булса, игенчеләр белән бергәләп хәл итәбез.
Безнең хезмәткәрләр арасында, Аллага шөкер, яшьләр күп. Без аларны күп нәрсәгә өйрәтәбез, ярдәм итәбез, - ди кошчы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса