Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

«Дәүләт хезмәтләре» порталында документларны яңадан ясату өчен сервис эшли башлады

Яңа сервис «Тормыш ситуациясе» дип атала, дип хәбәр иттеләр РФ Хөкүмәте матбугат хезмәтендә.

Россиядә яшәүчеләр документларын яңадан ясату яки алыштыру өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталында гариза бирә алачак.

Сервис паспорт, полис, чит ил паспорты, пенсия документлары, машина йөртү таныклыгы һәм белем турындагы документларга зыян килгән, урланган яки югалган очракта аларны яңадан ясатырга ярдәм итәчәк.

Вице-премьер Дмитрий Григоренко сүзләренчә, бердәм сервис мондый дәүләт хезмәтен алуны тизрәк һәм уңайлырак итәчәк.

«Барлык кирәкле хезмәтләр комплекслы рәвештә күрсәтелә, өстәмә мәгълүмат эзләргә һәм ведомстволарга барырга кирәкми», - дип ассызыклады РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса