Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Diamond Princess лайнерыннан хастаханәгә китерелгән пациентларның да, алар белән эшләүче медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеге контрольдә 

Медицина күзәтүе үткәрү өчен китерелгән барлык пациентлар өчен дә Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә уңайлы шартлар тудырылган. 

 

(Питрәч, 24 февраль, Нурия Камалетдинова, «Татар-информ»). Профессор А.Ф.Агафонов исемендәге Республика йогышлы авырулар хастаханәсенең баш табибы Марат Гатауллин хәбәр итүенчә, Diamond Princess лайнерыннан Татарстанның Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән барлык пациентларның да хәле яхшы. Аларга көн саен лаборатор контроль үткәрелә. Алар өчен хастаханәдә барлык уңайлы шартлар да тудырылган. Шулай ук, пациентлар белән эшләүче барлык медицина хезмәткәрләренең дә сәламәтлеге контрольдә. Табибларның кирәкле барлык шәхси саклану чаралары да бар, аларның бөтенесе дә медицина күзәтүе астында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса