Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт Думасы МРОТны 20 мең сумга җиткерергә җыена

Документ кабул ителгән очракта, киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.

Дәүләт Думасында хезмәткә минималь түләү күләмен 20 мең сумга җиткерергә тәкъдим иткәннәр. Закон проекты бүген түбәнге палатага кертелгән. Аның авторлары – Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты рәисе Ярослав Нилов җитәкчелегендәге депутатлар төркеме.

Тәкъдим кабул ителгән очракта, киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк. Нилов фикеренчә, Россиядә МРОТ күләме – чиктән тыш түбән.

Аңлатма язуында искәртеп үтелгәнчә, закон проекты матди хәле начар булган кешеләрне фәкыйрьлектән коткару максатында әзерләнгән. Моннан тыш күпчелек илләрдә МРОТ күләменең кешеләрнең уртача керемнәренең 40-60 процентын тәшкил итүе билгеләп үтелгән.



Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса