Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәүләт Думасында ана капиталы алучылар исемлеген киңәйтергә тәкъдим иттеләр

Әлеге инициатива проблемалы төбәкләрдә туучылар санын арттырырга һәм күп балалы гаиләләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

ЛДПР фракциясе депутатлары Дәүләт Думасына туучылар саны аз булган төбәкләрдә өченче һәм аннан соң дөньяга килгән балаларга ана капиталын түләүне күздә тоткан закон проекты тапшырды.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы әлеге инициатива авторларының берсе, Думаның хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.

Акчаны 2022 елның 1 гыйнварыннан моңа кадәр ана капиталы хокукыннан файдаланмаган гаиләләргә түләргә тәкъдим ителә, диелә инициативаның аңлатма язуында.

Моннан тыш, моңарчы әлеге дәүләт ярдәменнән файдаланмаган очракта, өченче, дүртенче яки шуннан соң туган балаларны уллыкка алган ир-атлар да әлеге түләүләргә өметләнә ала.

Депутатлар фаразлавынча, бу инициатива проблемалы төбәкләрдә туучылар санын арттырырга һәм күп балалы гаиләләрнең яшәү дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса