Дмитрий Песков Россиянең Украинада махсус операция үткәрүне төгәлләячәк вакытны атады
Ул низаг төгәлләнүнең төгәл вакытын әлегә атап булмый, дип ассызыклады.
Махсус операция Россия үз максатларына ирешкәч тәмамланачак. Бу хакта РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдерде. Ул шулай ук низаг төгәлләнүнең төгәл вакытын әлегә атап булмый, дип ассызыклады.
«Моның кайчан тәмамланачагы, кайчан ахырына якынлашачагы турында җавап бирү мөмкин дип уйламыйм. Мин сезгә бары тик шуны гына әйтә алам: без үз максатларыбызга ирешү белән моңа нокта куелачак», - дип китерә Кремль вәкиле цитатасын РИА Новости.
Исегезгә төшерик, Россия 2022 елның 24 февраленнән бирле Украинада махсус операция үткәрә. Хакимият берничә тапкыр аның куелган максатларга ирешкәнче дәвам итәчәген белдерде. Максатлар арасында Россиянең иминлеген гарантияләүче шартлар булдыру да бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа