Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөньяны ямьгә күмүче рәссам

- Мин кайчандыр Татарстанга килгәч, моннан китәсем килмәде. Кешеләре, табигате бигрәк тә ошады. Барысы да юкка гына булмаган, монда үз эшемне таптым, сәләтем ачылды, - дип сөйли район мәдәният йорты рәссам-бизәүчесе Николай Степанюк. Остаханәсендәге пейзаж һәм натюрмортлар, зур матур плакатлар һәм стендлар, пирография техникасы (яндырып бизәк төшерү) буенча эшләнгән нәфис...


Җитмешенче еллар ахырында яшь егет Питрәчкә туганнарына кунакка килә һәм матурлыкка таң кала. Мондагы яшәеш дәрәҗәсе дә Украинадагы Винница шәһәрендәгедән күпкә яхшырак була. Тиздән гаиләсен монда күчеп килергә күндерә. Аны Питрәчтән армиягә алалар, ул шунда тәүге тапкыр үзенең рәссам талантын эштә куллана.

- Рәсем ясау белән алданрак, ПТУда лекцияләрдә шөгыльләндем, - дип искә ала Николай Леонидович. - Нигездә, алар конспект дәфтәрләренә ясалган зур булмаган зарисовкалар, эш арасында өстән-өстән сызгаланган рәсемнәр иде. Армиядә хезмәт иткәндә стенд оформить итәргә алындым, аннан соң хәрби хезмәт итү барышында даими рәвештә шундый төрле эшләргә җәлеп иттеләр. Питрәчкә кайткач, "Татарский" совхозына моторист булып эшкә урнаштым. Анда эшләгәндә дә табличкалар, стенгазеталар оформить иттем һәм башка бизәү эшләре белән шөгыльләндем.

Бервакыт район мәдәният йорты остаханәсендә эшләүче рәссам-бизәүчене очраттым.

- Әйдә минем белән бергә эшләргә, - дип чакырды Габдулла Мөхәммәтгалиев. Мин белмим, булдыра алмам, дигән сүзләремә, өйрәтербез, дип кенә җавап кайтарды ул.

Берникадәр вакыттан соң Николай үз һөнәрен үзләштерә, читтән торып профиль белем ала. Шуннан соң аның өчен матур иҗади тормыш башлана. Аңа нинди генә иҗади эшләр башкарырга туры килмәгән.

- Питрәчтә универмаг җитәкчесенең миңа мөрәҗәгать итүен яхшы хәтерлим, ул чакта Яңа елга бинаны бизәргә кирәк иде. Ә анда 2,5-3 метр биеклектәге тәрәзә. Фантазияне эшкә җигәргә туры килде, - дип искә ала Николай Леонидович. - Барысы да искиткеч килеп чыкты.

Бәйрәмнәр, спектакльләр һәм башка чаралар үзенчәлекле бизәлеш таләп итә, алар төрледән-төрле һәм күпкырлы.

Шушы елларда күпме Кыш бабай гына ясалган. Аларны һәрвакыт үзгәрәк ясарга тырышам, чөнки питрәчлеләрне нәрсә белән булса да гаҗәпләндерәсе килә, - ди рәссам. - Декорацияләр креатив караш таләп итә. Спектакль өчен мич ясарга заказ килде. Ул сәхнә буенча хәрәкәт итәргә, күчереп йөртергә уңайлы, чыдам булырга тиеш. Болар барысы да миннән зур тырышлык сорый. Шушындый әйберләр ясау өчен остаханәдә төннәр буе тоткарланырга туры килә иде. Өйдә студиям булмаганда, район мәдәният йортына йөри идем.

Илһам чыганагы турында сорашкач, Николай Леонидович:

- Миңа теләсә нәрсә илһам бирә ала, мәсәлән, табигать күренеше, матур көй, пейзаж, классиклар эше. Шул чакта күңелгә үтеп кергән бар хисне, бар матурлыкны картинага төшерәсе килә. Кыздырылган энәләр белән нечкә штрихлар һәм сызыклардан агачлар ясала, шуннан соң искиткеч пирография рәсемнәре барлыкка килә. Төсле буяулардан матур картиналар ясала. Дөнья тагын да матуррак, ямьлерәк күренә башлый.

Җәйнең беренче көнендә Николай Леонидович 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтәчәк. Аңа киләчәктә яңа идеялар, илһам чыганагы һәм иҗади уңышлар юлдаш булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса