Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дәһшәтле елларны онытырга хакыбыз юк

Ил тарихына иң кайгылы көннәрнең берсе булып кереп калган 22 июньне Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтәбез.

Нәкъ шул көнне, дөресрәге 1941 елның 22 июнь таңында, фашист Германиясе илебезгә бәреп кергән. Шул көннән башлап бу көн безгә барлык һәлак булучыларны, фашист тоткынлыгында газапланучыларны, тылда ачлыктан үлгәннәрнең барысын да искә төшерә.
Редакциягә бик тә дулкынландыргыч хат килде. Анда Валентина Куликова немец концентрациясе лагерьлары аша узган әтисе турында сөйли.


«Әсирлек - сугышның иң куркыныч фаҗигасе, әмма Ватан сугышы барганда, без монда, чәнечкеле чыбык артында булсак та көрәшергә тиеш». Бу сүзләр Совет Армиясе генералы Дмитрий Карбышевныкы, ул Маутхаузен үлем лагерында фашист җәлладлары тарафыннан җәзалап үтерелгән.
Бухенвальд, Равенсбрюк, Освенцим, Майданек, Саласпилс. 1945 елда сугыш ахырына Германия территориясендә генә дә 80нән артык концлагерь исәпләнгән, аларда 850 мең тоткын булган. Аларны фашистлар бик авыр эшләрдә файдаланганнар: шахталарда, таш чокырларында, тоннельләр казуда. Тоткыннар хәлсезлектән, андагы коточкыч шартлардан һәлак булган. Бу газапны минем әтием Корочкин Иван Федорович та кичергән. Сугыш, әсирлек турында ул бик сирәк сөйләде, аларны искә алу аның өчен бик авыр иде. Кайбер вакыйгаларны ул үзенең шигырьләрендә тасвирлый иде. Аларның полкларына минометлардан атканнар. Сугыш һөҗүмнәр һәм чигенүләр белән барган, ә аннары барысын да камалышка алганнар. Беренче концлагерь Умань шәһәренә илтүче юлда урнашкан була, аны Уман чокыры дип атап йөрткәннәр. Анда 60 мең совет солдаты әсирлектә булган. Аларны 12 көн буе ач тотканнар. Әлеге чокыр төбендә күл булган. Шул суны әсирләр төбенә кадәр эчеп бетергәннәр. Дистәләгән, йөзләгән кешеләр берьюлы үлгән монда. Исән калганнарны бер урыннан икенчесенә, Украина территориясендәге Гайсин, Винница, Новоград-Волынский кебек шәһәрләргә күчереп йөрткәннәр. Әти качарга тырышып караган. Тик аны тотып алганнар, яңадан полиция лагерына озатканнар. Украинада ирле-хатынлы Леонид һәм Прасковья аның язмышында зур роль уйнаган, алар аны ач үлемнән саклап калганнар. 40 елдан соң алар гаиләләре белән очраштылар: башта Новоград-Волынский шәһәрендә, аннары Питрәч авылында. Әти ныгып, хәл туплаганнан соң, аны кухняга эшкә җибәрәләр, ул лагерьда очраткан үлеп баручы ике якташына урлап кына баланда бирә торган була. (Шуларның берсе белән дулкынландыргыч очрашу Питрәчтә булды). Әмма иң куркынычы алда була әле. Бу Германиядәге Бойден шәһәрендә концлагерьда була, анда аларга ач килеш 300 метр тирәнлектә урнашкан шахтада ташкүмер чыгарырга туры килә. 1945 елның гыйнварында гаскәрләренең якынаюы белән бәйле рәвештә, барлык әсирләрне фронттан ераккарак куганнар. Колоннага башка лагерьлардан тоткыннар да кушыла. Барлык Судетлар (Үзәк Европада Германия территориясендәге таулар) тоткыннар мәете белән капланган була. Төнгә аларны салкын сарайларга япканнар, анда алар шалкан һәм кишер белән тукланганнар.
Исән калганнарны алга таба куганнар. Аларның ике мең кешелек колонналары 65 кешелек кечкенә төркем булып кала. 2 майда исән калганнарны Америка негр-танкчылары коткара. Шуңа күрә ул барлык бәйрәмнәрдән бары Җиңү көнен генә билгеләп үтә иде. Әти «Фильтрация»дән соң туган ягына әйләнеп кайта һәм пенсиягә кадәр үзен яраткан эшенә – хайваннарны дәвалау эшенә багышлады. Районның баш ветеринария табибы урынбасары һәм ветеринария станциясенең баш табибы булып эшләде. 2 дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», юбилей медальләре, «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре бар. Аның фамилиясе «Татарстанның ветеринария тарихы» китабына кертелгән. Аның турында алдынгы ветеринария белгечләре тормышлары турындагы «Татарстанның йөз гаиләсе» җыентыгында укып була. Әтиебез, бик мәрхәмәтле, ярдәмчел кеше иде, һәрвакыт кешеләргә ярдәмгә килергә әзер торды, гаиләсе турында ничек кайгыртуы турында әйтеп тә торасы юк. Ул көчле ихтыярлы кеше, без, өч баласы өчен, ул һәрвакыт үрнәк булды. Хәтер көнендә без - балалар, оныклар, оныкчыклар, бергә җыелабыз, митингка барабыз, ә аннары әти-әниләрнең каберенә чәчәкләр салабыз, аларга безнең өчен, тыныч тормышыбыз өчен зур рәхмәт белдерәбез. Әниебез  Александра Ивановнаның да тормышы җиңелләрдән булмаган, ул  тыл хезмәтчәне буларак урман кискән, вагоннарга утын төягән, кирпеч заводында авыр эшләр башкарган. Ә бит аңа бу вакытта унбиш яшь тә  тулмаган булган. Әти-әниләребез һәм бөтен халык кичергән  сугыш дәһшәтләрен балаларыбыз, оныкларыбыз һәм оныкчыкларыбызга беркайчан да күрергә язмасын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса