Дуңгызларда африка чумасы турында нәрсә белергә кирәк
Бу авыру кеше өчен куркыныч түгел
Питрәч дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Сергей Егоров безгә дуңгызларда африка чумасы (АЧС) турында сөйләде. Бүгенге көндә районда АЧСны кисәтү айлыгы бара.
– Сергей Анатольевич, дуңгызларда африка чумасы нинди авыру?
– Дуңгызларда африка чумасы – югары контагиозлы вируслы авыру, авыруның үзенчәлекле билгесе – бизгәк авыруы, тиренең зәңгәрләнүе, очлыклар параличы, эчке органнарда күпләп кан китү. Бу авыруның иң зур куркынычы шунда: вирус белән зарарланган барлык дуңгызлар да үлә, вакциналар һәм дәвалау ысуллары юк, ә авыру бик тиз тарала.
– Бу авыруны кеше йоктыруы мөмкинме?
– Кеше өчен АЧС куркыныч тудырмый. Табигый шартларда төрле яшьтәге йорт һәм кыргый дуңгызлар авыруга бирешүчән.
– Чума ничек иярә?
– Авыру йоктырган дуңгызлар АЧС вирусын сидек, тизәк, борын, күз бүлендекләре белән бүлеп чыгара. Сәламәт хайваннар авыру дуңгызлар яки аларның үләксәләре белән контактка кергәндә, шулай ук азык аша, азык калдыклары, бигрәк тә составында зарарланган дуңгызларны суюдан соң калган продукт калдыклары булган азык белән тукланган очракта, су, терлекләрне карау предметлары, авыру хайван бүлендекләре белән пычранган транспорт чаралары, бөҗәкләр һәм иксод талпаннар тешләгәндә йога. Шулай ук авыру аслык, туфрак, хезмәт күрсәтүче персоналның киеме һәм аяк киеме, инвентарь, җиһазлар, транспорт һәм башка матди һәм техник чаралар аша иярергә мөмкин. АЧС вирусы әйләнә-тирә шартларына бик чыдам. Туңдырылган иттә вирус 15 ел яши ала. Такталарда, кирпечтә һәм башка материалларда вирус 180 көнгә кадәр сакланырга мөмкин. Вирус киптерүгә һәм черүгә дә бирешми, 60 градус температурада 10 минут эчендә инактивацияләнә.
АЧС кеше өчен куркыныч тудырмый, ләкин авыру йоктырган хайваннарның үлүе 100 процентка җитә. АЧС профилактикасы өчен вакциналар эшләнмәгән, авыру дуңгызларны дәвалау омтылышлары катгый тыелган.
- Авыру ничек уза?
– Инфекция йоктырудан алып авыруның беренче клиник билгеләре барлыкка килгәнчегә кадәр 3-15 тәүлек үтәргә мөмкин. Авыру кискен барганда хайваннарның кинәт үлүе яки симптомнар барлыкка килгәннән соң 1-5 көн эчендә булуы ихтимал. Бу – югары тән температурасы, еш сулау һәм тәннең төрле урыннарындагы тиренең, еш кына колакларның, күкрәк асты, корсак һәм очлыкларның кызаруы. Шулай ук кан белән эч китү, йөткерү, борыннан канлы сыекчалар агу, көзән җыеру һәм очлыклар параличы күзәтелергә мөмкин.
– Бу чиргә каршы ничек көрәшергә соң?
– Дуңгыз фермаларында АЧСны профилактикалауның төп чаралары: фермага яңа алынган дуңгызлар өчен мәҗбүри карантин, дуңгыз абзарларын даими дезинфекцияләү, терлекләрне йөртүче персоналны һәм транспортны, киемнәрне чиста тоту, азыкны термик эшкәртү, дуңгызларны талпаннарга һәм борчәләргә каршы эшкәртү, вирус таратучыларга, кимерүчеләргә, аерым алганда, күселәр һәм кыргый кошларга каршы көрәш. Дуңгызларны ветеринария документлары булган махсус дуңгызчылык хуҗалыкларыннан гына сатып алырга. Дуңгызларга пешмәгән азык калдыкларын һәм хайваннарны суйганнан соң калган продуктларны ашатмаска. Терлекләрне дәүләт ветеринария хезмәте документларыннан башка төбәк чикләреннән чыгармаска.
АЧС килеп чыкканда имин булмаган пункт карантинга ябыла, ә авыру учагындагы булган барлык дуңгызлар юк ителергә тиеш. Дуңгызларның үләксәләрен, тиресне, азык калдыкларын, савыт-сабаны, инвентарьны, агач идәннәрне, киртәләрне шунда ук яндыралар.
АЧСны кисәтү айлыгы барышында хәзер дуңгызлар санын исәпкә алу һәм хуҗаларга аңлату эшләре алып барыла. Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә кыргый кабаннарны, аларның эзләрен һәм үлгән кабаннарның үләксәләрен табу өчен рейдлар үткәрелә. Айлык 1 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Дуңгызларда африка чумасына охшаш авырудан соң дуңгызларның үлүе һәм кабаннарның үлү очраклары турында Питрәч районы дәүләт ветеринария хезмәте белгечләренә кичекмәстән хәбәр итүегезне сорыйбыз: +7 (84367) 3-12-54 (56).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа