Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Эчке эшләр министрлыгы хөкем ителгәнлек турында белешмәләр башка бирмәячәк

Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге хөкем ителү яки җинаять эзәрлекләве факты турында белешмәләр бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтүне туктата.

Мондый белешмә алу өчен хәзер ТР Питрәч районы буенча дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.  Үзәк Питрәч авылы, Гагарин урамы, 46 йорт адресы буенча урнашкан. Шулай ук, өйдән чыкмыйча гына, электрон рәвештәге белешмә өчен гаризаны дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә рәсмиләштерергә мөмкин.
Элек җибәрелгән гаризалар буенча белешмәләр Питрәч эчке эшләр бүлегендә гариза бирелгән көннән өч ай эчендә тапшырылачак.
Белешмәләр өчен телефон: 3-12-10.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса